23 август 2018 яңалыклары
-
Туган телләрне өйрәнүгә хокуклар үтәлеше контрольгә алынырга тиеш
Министр район башлыкларын бу мәсьәләне контрольдә тотарга өндәде.
-
Татарстан Президенты туган телләрне укыту буенча мәгариф системасына бурычларны билгеләде
"Проблемалар озак вакыт хәл ителмәве безнең дә кимчелек. Ул мәсьәләләрне бездән башка беркем чишмәячәк", - диде ул.
-
Прокуратура табиб белешмәсе булмау сәбәпле бакчада урынсыз калган баланы яклады
Бары тик буш урыннар булмаган очракта гына, белем бирү оешмасына кабул итүдән баш тарта алалар.
-
Интернет бәйлелеккә буйсынып, интернет җененә әверелмәскә өйрәттеләр
22 август көнне Тукай муниципаль районының “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгече Г. Бениньи Иске Дөреш авылындагы “Балкыш” лагерында интернет-тирәлек буенча чара үткәрде.
-
Бал Спасын бәйрәм иттеләр
Август – елның иң мул ае, уңыш җыю чоры. Шушы айда Спас бәйрәмнәрен дә билгеләп үтәләр. Аның беренчесе – Бал Спасы. Бу матур чара Кнәз авыл җирлегендә дә уздырылды.
-
Казанда Red Bull Air Race авиаярышлар буенча Дөнья чемпионатына әзерлек башланды
Ярышлар Master классында һәм Challenger «дәгъвачылар» классында узачак.
-
Рөстәм Миңнеханов: 100 балл ияләренең 60 процентка якыны республикада кала
Татарстан Президенты 100 балл җыйган укучылар белән очрашты.
-
Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Курск сугышында Җиңүнең 75 еллыгы белән котлады
«Курск янындагы сугышларда татарстанлылар да зур батырлыклар күрсәтте», - диде Татарстан Президенты.
-
Билгесез зат пассажирлар утырган трамвайга аткан
Билгесез зат травматик корал белән аткан дип фаразлана.
-
БДИда 100 балл җыеп КФУга кергән студентларга 80 мең сум бирәләр
БДИда профиль фәне буенча 100 балл җыйган студентлар шулай ук 4 тән 10 меңгә кадәр стипендиягә дә өметләнә ала.
-
Җир убылып төшеп киткән ассенизатор машинасының видеосы чыкты
Һәлакәт шәһәрнең 4 нче микрорайонында канализация насос станциясе территориясендә булган.
-
Бабайлар әйткән : “Бүген яңгыр яуса, көз яңгырлы килер ”,- дигәннәр
ҺАВА ТОРЫШЫ