Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов: 100 балл ияләренең 60 процентка якыны республикада кала

Татарстан Президенты 100 балл җыйган укучылар белән очрашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бердәм дәүләт имтиханыннан 100 балл җыйган укучылар белән очрашты. Чара Кукмара муниципаль районында Татарстан мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республикакүләм август киңәшмәсе кысаларында узды.

Татарстанда математика һәм рус теле буенча Бердәм дәүләт имтиханының уртача баллы үсеше күзәтелә. Югары балларга һәм 100 баллга ирешүчеләр саны арткан. Республиканың 182 укучысы Бердәм дәүләт имтиханыннан 100 балл җыйган, шуларның 10сы берьюлы ике предметтан имтиханны 100 баллга тапшырган. 100 баллы барлыгы 192 эш дигән сүз. БДИдан иң түбән чикне уза алмаучылар саны да күпкә кимегән.

ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов ике предметтан 100 балл җыйган укучылар белән таныштырды. Елдан ел республикада 100 баллга тапшыручылар саны артуын, ләкин әле тагын да тырышырга җирлек булуын билгеләп узды.

Рөстәм Миңнеханов БДИны 100 баллга тапшыру тормышларында зур җиңү, алдагы үсеш өчен зур мөмкинлекләр бирүен белдерде. "Без һәрвакыт сезнең кебекләр белән горурландык һәм горурланабыз. Бу сезнең, укытучыларыгыз һәм ата-аналарыгызның тырышлыгы нәтиҗәсе. Үзегезгә абруйлы уку йортларын сайлавыгыз бик яхшы", - дип ул 100 балл ияләренең 60 процентка якыны республикада калганын, калганнары Мәскәү, Петербургның абруйлы уку йортларына барганын билгеләп узды.

"Мин бүген республикада да вузлар рейтингы югары дип саныйм. Шул ук вакытта чыгарылыш укучылары илнең иң яхшы уку йортларын сайлаган дип саныйм. Монда, Татарстанга әйләнеп кайтсагыз, шат булачакбыз, ләкин фәнни эшчәнлегегез, бизнесыгызнымы кайда гына үстерсәгез дә, сезнең белән контактлар булуын теләр идек", - диде.

Президент безнең республиканың илнең мәгариф системасында лаеклы урынны алып торуын әйтте. Олимпиадада призерлар саны буенча Татарстанның 6 нчы урында булуын билгеләп узды. "100 балл җыючылар саны артуы да уңай күренеш, бу системалы эш турында сөйли. Сезнең тырышлыгыгызга, уңышларыгызга сокланам. Республикадан читкә китеп укучылар да сез һәрвакыт Татарстанда үзеңне күрсәтү өчен потенциал булуын аңларга тиешсез. Без сезнең белән элемтәләрне сакларга теләр идек. Сезнең "100 бальник" исемен алга таба дәвам итүегезне телим. Алга таба яхшы белгечлек алырга насыйп булсын! Сезгә бик зур рәхмәт! Сез гаиләләрегез, мәктәпләрегез, ата-аналарыгыз өчен зур үрнәк. Ата-аналарыгызның хис-кичерешләрен күз алдына китерәм, сез аларга шундый зур бүләк ясадыгыз", - дип уңышлар теләде.

Очрашуда катнашкан кичәге укучылар, иртәгәге студентлар Рөстәм Миңнехановка борчыган сорауларын бирделәр.

Казанның Совет районы 72 мәктәбе укучысы Илья Рәхмәтуллин рус теленнән 100 балл җыйган. Санкт-Петербург дәүләт университетының көнчыгыш тарихы факультетына укырга кергән. Рус теленнән тыш, математиканың база өлешен, чит тел һәм тарихтан имтихан тапшырган. "Мин берничә вуз арасында сайладым. Мәскәү дәүләт университеты, Казан федераль университетының Югары икътисад мәктәбен дә күздә тоткан идем, ахыр чиктә Петербургка барырга уйладым. Мин Петербургка берничә тапкыр барганым булды, мин ул шәһәрне яратам. Тулаем алганда, туган шәһәрдән китүдән ямансулау бар бераз. Әти-әниләр ерак шәһәргә күченгәч берникадәр борчыла инде, ләкин алда ачыла торган перспективалар моны аклый", - ди ул.

Укуында Уңышларга ирешүе сәбәбен тарихка кызыксынуы зур булуы белән бәйләп аңлата. "Тарих белән башлангыч сыйныфларда ук мавыга башладым. Бу кызыксыну Санкт-Петербург университетына имтихансыз керү хокукын бирүче олимпиадаларның берсендә призлы урын яуларга этәргеч бирде", - дип белдерде.

Ул рус теле укытучысы Светлана Колчинаның барлык кирәкле күнегүләрне һәм теоретик материалны тулысынча биргәнен билгеләп узды. "Менә шушы әзерлек ирешкән нәтиҗәләргә китергәндер", - диде.

Баулының 7 нче мәктәбен тәмамлаган Алия Ишбулдина, шулай ук, рус теленнән 100 бал җыйган. Санкт-Петербург университетының икътисад юнәлеше буенча укырга кергән. Бөтен уку дәверендә даими яхшы әзерлек һәм төрле күнегүләр өстендә эшләү югары нәтиҗәләргә китерде, дип саный. "Рус теленнән имтиханда математикага караганда да ныграк дулкынландым. 100 балл җыюым үзем өчен бик көтелмәгән хәл булды. Башта КФУга укырга керермен дигән идем, аннары Петербургка барып карарга уйладым һәм кабул иттеләр", - диде. Аның әйтүенчә, сыйныфта тагын берничә баланың рус теленнән имтихан нәтиҗәләре югары. "Бу рус теле укытучысының дәресләрне позитив рухта алып баруыннан тора. Ул ниндидер кимчелекләрне шундук катгый итеп кисәтә белде, ләкин кайвакыт артык кырыс җәзаны йомшата да иде. Алинә Давыдова яхшы укытучы ул", - ди.

Казанның Совет районы 159 лицеен тәмамлаган Динә Сакмарова химиядән 100 баллга тапшырган. Казан дәүләт медицина университетында дәвалау эше факультетында белем алачак. "Әлбәттә, моның өчен тырышлык, зур хезмәт кирәк. Укытучыдан да күп нәрсә тора. Әлфия Нуриева дәресне кызыклы итеп алып бара белде. Химиягә карата кызыксыну да дәресләрдә туды. Укытучы бик ачык итеп сөйләп, күрсәтмә материаллар белән аңлата иде. Мин медицина университетына керергә хыялландым, шуңа 8 класстан химия белән тирәннән шөгыльләндем", - дип әйтте. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев