23 июль 2020 яңалыклары
-
Пенсияне телефон аша дистанцион билгеләү
Кешенең пенсия түләүне сорап электрон гариза бирергә мөмкинлеге булмаган очракта Пенсия фондының территориаль органнары, аның белән телефон аша элемтәгә кереп, пенсия билгеләүгә ризалыгын алалар.
-
«Совет стажы» өчен акча өстәлми
Соңгы көннәрдә интернетта «совет стажы» өчен пенсиягә акча өстәләчәк икән хәбәрләр йөри. Бу елларга өстәмә акчаны рәсмиләштерү өчен Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк дип язалар. Ләкин бу мәгълүмат дөрес түгел, дип белдерәләр Пенсия фондының район бүлегеннән.
-
Гәҗит нигә вакытында килми?
Икенче яртыеллыкка матбугатка язылу тәмам. Район газетасы белән бергә калырга теләүчеләр саны байтак булуга карамастан, язылу кампаниясе барган чорда редакция коллективына авырлыклар белән очрашырга туры килде. Әйтик, Калмия, Теләнче Тамак, Биклән кебек иң эре авылларда почта бүлекчәләре тиешенчә эшләми, почтальоннар җитми.
-
Урманнарга керү чикләнә
Республика территориясендәге урманнарда янгын куркынычының IV һәм V класслары билгеләнде.
-
Киләсе атнага – бер генә сан
Киләсе атнага «Якты юл» газетасы бер генә мәртәбә чыгачак.
-
Исемең матур, кемнәр куйган...
2020 елның беренче яртысында Тукай районында 65 никах теркәлгән.