Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гәҗит нигә вакытында килми?

Икенче яртыеллыкка матбугатка язылу тәмам. Район газетасы белән бергә калырга теләүчеләр саны байтак булуга карамастан, язылу кампаниясе барган чорда редакция коллективына авырлыклар белән очрашырга туры килде. Әйтик, Калмия, Теләнче Тамак, Биклән кебек иң эре авылларда почта бүлекчәләре тиешенчә эшләми, почтальоннар җитми. 

Бикләндә, мәсәлән, редакция коллективы һәм даими укучыларыбыз чаң суккач кына почта бүлеге башлыгы табылды. Хәзер почта ишекләре ачык. Әмма проблема тулысынча хәл ителмәде – авыл халкы матбугат басмаларын вакытында алмый. Моның сәбәбе нидә? Бу сорауга җавап эзләп янәдән Бикләнгә юл тоттык. 
Җирлек башлыгы урынбасары Айгөл Бубенко сүзләренчә, почта бүлеге башлыгы вазифасына кешене «дөнья бетереп» эзләгәннәр. Килергә теләүчеләр юк. Сәбәбе бер – түбән хезмәт хакы. Озак ялынганнан соң, кеше хәленә кереп, бу урынга Римма Миңнегәрәева килгән. Аның эшкә урнашуына тиздән өч ай була. «Үзем дә шушы авылныкы, үз йортыбыз белән яшибез. Бикләнлеләрнең почтасыз ничек интеккәнен яхшы аңлыйм. Шуңа да авыл халкы гозерен кире кага алмадым», – ди ул. 
Почта бүлеге иртәнге 8дән кичке 4кә кадәр эшли. Сишәмбе, якшәмбе – ял. Бикләнлеләр биредә газета-журналларга языла, посылкасын килеп ала, коммуналь хезмәтләргә түләүләрен башкара. «Безнең ише пенсионер шәһәргә йөри алмый. Бөтен мөһим эшләрне почта аша башкарабыз. Моңа өстәп, биредә авылдашлар белән бер күрешеп, очрашып сөйләшәбез», – ди Мөнир Хәйруллин.
Биклән җирлегендә исә «Якты юл» («Светлый путь») газетасына 100дән артык кеше язылган. Билгеле, тугры укучыларыбыз, хәбәрчеләребез газетага аны вакытында алып, район хәбәрләрен беренчеләрдән булып белүне өмет итеп язылган. Атнага ике тапкыр чыккан газетаны атна ахырына берьюлы китереп салалар почта тармасына, дип зарлана бикләнлеләр.
– Акчасын түләгәнбез икән, хезмәт үз вакытында күрсәтелсен. Менә хәзер дә яңа чыккан газетаны бер тәүлектән артык көтәбез. Бүтәннәр укып, фикер алышырга өлгерде. Ә минеке кайчан килеп ирешәсе билгеле дә түгел! – дип ризасызлык күрсәтә Габделбарый Җиһангиров.
– Матбугат чарасының төп вазифасы шул бит – яңалыкларны беренче булып җиткерү. Вакытында килмәгән газетаның нигә кирәге бар?! Газета килгәнче, яңалыкны интернеттан укырга җитешәбез бит. Газета коллективы да тырышып эшли, яңалыкларны туплар өчен көч түгә. Ә ул хәбәрләр укучыларга барып җитми. Бу бит аларның хезмәтен дә юкка чыгару дигән сүз. Почтальон булып эшләргә теләмәүнең сәбәбен дә беләбез – түбән хезмәт хакы. Бикләнлеләр тырыш халык. Лаеклы хезмәт хакы булса, теләсә нинди эшкә алынырлар иде, – ди, Рәзинә Сәетгәрәева.
Җирле үзидәрә органнары бу проблема барлыгын белә. Айгөл Бубенко сүзләренчә, Биклән җирлегендә – бу Биклән, Бакчасарай, Никошновка, Кызыл Юл авыллары – матбугат басмаларын Чаллы шәһәренең «Татарстан почтасы» хезмәткәрләре тарата. Алар Бикләнгә атнага өч тапкыр – дүшәмбе, чәршәмбе, җомга көннәрендә килеп эшли. «Дөрес, шәһәр почтальоннары өчен территория таныш түгел, шуңа да бу күренеш эшнең сыйфатына йогынты ясый. Нигездә, адресларны бутыйлар», – ди Айгөл Бубенко. 
Алга таба хәл яхшырачак дип ышандырды авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәхбиев. Матбугат чаралары төгәл адрес буенча һәм, иң мөһиме, вакытында килсен өчен эшкә студент кызны алганнар. Айсылу Салихова Биклән авылында газета, хатлар тарата. Ул үз вазифаларына бер атна элек керешкән. Әмма эшкә урнашу срогы гына кыска – җәйге чорга. Аннары кыз Казан шәһәрендә укуын дәвам итәчәк. Димәк, көзгә чыккач, проблемага яңадан әйләнеп кайтырга туры киләчәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев