22 декабрь 2017 яңалыклары
-
Куна тактасын ничек яңартырга?
Пластик куна тактасын чистарту өчен, таска җылы су агызырга, 1 л га 1 аш кашыгы исәбеннән отбеливатель өстәргә. Кунаны 15 минутка таска салып торырга. Аннан лимон согы һәм чәй содасы катнашмасы сылап, 20 минут тотарга. Соңыннан сабынлы су белән яхшылап юарга. Агач куна тактасын шомарту юлы белән яңарталар. Моны ком...
-
«Кышкы матурлык» бәйгесе җиңүчеләре 25 декабрь көнне билгеле булачак
Газета сайтында Яңа ел уңаеннан кышкы матурлыкны чагылдырган фотолар бәйгесе бара. Катнашучылар өчен «ВКонтакте» социаль челтәрдә тавыш бирә аласыз. Узган конкурсларда тавыш бирү сайтның үзендә оештырыла иде. Бу юлы без, теләк-тәкъдимнәрне исәпкә алып, әлеге этапны социаль челтәрдә үткәрергә булдык. 21 декабрьгә кадәр сез үзегезгә ошаган фотоларга бәягезне бирә алдыгыз. Алдан...
-
«Кышкы матурлык» – 10нчы катнашучы Ангелина Фокина
Ангелина Яр Чаллы шәһәреннән. Тукай районындагы хәбәрләр белән кызыксынып, социаль челтәрләр аша танышып бара икән: «Мин кышны матур, сихри табигатьле булганы өчен яратам. Бәйгегә үзем төшергән иң яраткан фотосурәтне җибәрәм».
-
«Ләйсән» балалар бакчасында кар сыннары иң беренчеләрдән барлыкка килде
Яңа ел бәйрәме алдыннан район мәгариф учреждениеләре арасында «Кышкы әкият» дип аталган кар сыннары конкурсы игълан ителүе турында без газетаның узган санында хәбәр иткән идек инде. Бүген авыллардагы мәктәп һәм балалар бакчалары тирәләрен берсеннән-берсе матур әкияти фигуралар бизи башлады. Калмашның «Ләйсән» балалар бакчасы территориясендә мондый гүзәллек беренчеләрдән булып барлыкка килде....
-
Пенсиягә киткәндә «конверттагы» хезмәт хакы искә төшә
Соры хезмәт хакы бирү коммерция оешмаларында, шәхси эшмәкәрлек предприятиеләрендә аеруча еш очрый. Мондый хокук бозуларны ачыклау шуның белән кыен - хезмәткәрләр бу турыда беркемгә чыгармыйча, конвертта күп итеп эш хакын алуларын дәвам итәләр. «Күләгәдәге» хезмәт хакы эш бирүчене дә, хезмәткәрне дә хокукый яктан яклый алмый. Кеше сәламәт булып эшләгәндә аңа...
-
Район Советының XXI утырышы уза
Көн тәртибендә: 1.«Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Советының «2017 елга һәм 2018, 2019 елларның планлы чорына Тукай муниципаль районы бюджеты турында»гы карарына (№ 11/2, 12.12.2016 ел) үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында. 2. Тукай муниципаль районының муниципаль милеген алу турында. Утырыш 27 декабрь көнне 9.00 сәгатьтә башлана.
-
«РИТЭК» балаларга Яңа ел әкияте бүләк итте
Чәршәмбе көнне «РИТЭК» акционерлык җәмгыятенең «ТатРИТЭКнефть» территориаль-җитештерү предприятиесе балаларга Яңа ел тамашасы күрсәтте. Предприятие вәкиле Радик Батталов бәйрәмгә килгән әти-әниләрне һәм балаларны җәмгыять җитәкчелеге исеменнән ихластан тәбрик итте. Яңа ел алдыннан үз предприятиесе хезмәткәрләре балаларына, шулай ук якын-тирә районнардагы балаларга бәйрәм тамашасы бүләк итү матур традициягә әверелде.
-
Редакция хезмәткәрләре бүләкләнде
Шушы көннәрдә «Якты юл» («Светлый путь») газетасының баш мөхәррир урынбасары - җаваплы сәркатибе Гөлия Рифат кызы Ибатуллина күпьеллык намуслы хезмәте өчен Татарстан Республикасы «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьмин имзалаган грамота белән бүләкләнде. Татарстан Республикасы массакүләм-мәгълүмат чаралары өлкәсендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Якты юл» («Светлый путь») газетасының тәрҗемәчесе Әлфия...