22 август 2022 яңалыклары
-
Россия флагы көне белән!
Дүшәмбе көнне Россиядә Дәүләт флагы көне үтте. Шул форсаттан, Кнәз мәдәният йорты хезмәткәрләре «Волонтер» клуб оешмасы әгъзаләре белән бергә Татарстан поселогының үзәк урамында «Триколор» патриотик акциясе уздырдылар.
-
Терроризмга каршы күнегүләр узды
Үткән атнада район хакимиятенең утырышлар залында терроризм куркынычының «сары» төстәге дәрәҗәсе вакытында тиешле чараларны күрү буенча махсус күнегүләр узды. Аның барышында тиешле чаралар комплексы тулысынча башкарылып чыкты. Моннан тыш, күнегүләр ТРсы терроризмга каршы комиссиянең терроризм куркынычының дәрәҗәсен билгеләү буенча методик киңәшләренә таянып, терроризмга каршы комиссиянең районда эш планына тәңгәл рәвештә үтәлде. Шулай ук, күнегүләрне уздыру максатыннан, аның планы, нияте эшләнелде.
-
Туган җирнең тарихи һәйкәлләре
«Һәр сазлык кошы үзенең сазлыгын мактап сайрый», – дигән рус әйтеме күпләргә таныштыр. Безнең Татарстанда,Тукай районында да тәмләп сөйләрлек, кунакларга күрсәтерлек матур, тарихка бай урыннар, тарихи һәйкәлләр бар. Иганә елгасы гына да ни тора! Әлеге елга Сарман районының Петровка, Шыгай авыллары аша безнең райондагы Теләнче Тамак, Останково авыллары аша агып, Минзәлә районындагы Наратлы Кичү авылы янындагы Минзәлә елгасына коя. 1976 елда укытучыларыбыз Фалых абый белән Наилә апа безне, җиденче сыйныф укучыларын шул Наратлы Кичү авылына, елга тамагына алып барганнар иде. Иске су тегермәне янында, тарих фәненнән сабак укыткан Наилә апа элеккеге заманда крестьяннарның тормышы турында сөйләде. Ашлык төялгән олауларның шушы урында чират көтеп, учак яндырып утыручы абзыйларны шул сөйләгәннәрдән чыгып, күз алдына китерү кыен түгел иде.
-
Район приставлары 39 миллион сум салым акчасын җыйганнар
Ел башыннан Татарстанның суд приставлары салым буенча бурычларны кайтару максатыннан, күчемле һәм күчемсез милеккә карата 694 млн сумнан артыклык 2 603 арест салдылар. Салым инспекциясе хисабына быел барлыгы 1 120 млн сум акча җыеп алынган.