Туган җирнең тарихи һәйкәлләре
«Һәр сазлык кошы үзенең сазлыгын мактап сайрый», – дигән рус әйтеме күпләргә таныштыр. Безнең Татарстанда,Тукай районында да тәмләп сөйләрлек, кунакларга күрсәтерлек матур, тарихка бай урыннар, тарихи һәйкәлләр бар. Иганә елгасы гына да ни тора! Әлеге елга Сарман районының Петровка, Шыгай авыллары аша безнең райондагы Теләнче Тамак, Останково авыллары аша агып, Минзәлә районындагы Наратлы Кичү авылы янындагы Минзәлә елгасына коя. 1976 елда укытучыларыбыз Фалых абый белән Наилә апа безне, җиденче сыйныф укучыларын шул Наратлы Кичү авылына, елга тамагына алып барганнар иде. Иске су тегермәне янында, тарих фәненнән сабак укыткан Наилә апа элеккеге заманда крестьяннарның тормышы турында сөйләде. Ашлык төялгән олауларның шушы урында чират көтеп, учак яндырып утыручы абзыйларны шул сөйләгәннәрдән чыгып, күз алдына китерү кыен түгел иде.
Тарихи һәйкәлләр дигәннән, Теләнче Тамак авылында Хәлфин байлар йорты һәм алар салдырган таш мәчет һәм Останово авылында, 1790 нчы елда Останков бояры салып калдырган чиркәү, бояр йорты, бояр күпере дә бар әле. Һәм әлбәттә, алда телгә алган, Наратлы Кичү авылының таш тегермәне турында да онытмыйк. Әлеге тарихи һәйкәлләр шушы җирлектәге авылларны берләштереп, тарихи бер ансамбль хасил итә. Моннан тыш, алар тарихны, аеруча туган як тарихын яраткан, аның белән кызыксынган кешеләрне һәрвакыт үзенә тартып тора.
Еллар үтә, тарих битләре дә яңара, ләкин элек-электән килгән, сакланып калган тарихи һәйкәлләр, безнең тарихыбыз да югалмый, кеше хәтерендә, аның телендә яши бирә.
Илдар Маликов,
Хуҗи авылы
/Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев