Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Терроризмга каршы күнегүләр узды

Үткән атнада район хакимиятенең утырышлар залында терроризм куркынычының  «сары» төстәге дәрәҗәсе вакытында тиешле чараларны күрү буенча махсус күнегүләр узды. Аның барышында тиешле чаралар комплексы тулысынча башкарылып чыкты.  Моннан тыш, күнегүләр ТРсы терроризмга каршы комиссиянең терроризм куркынычының дәрәҗәсен билгеләү буенча методик киңәшләренә таянып, терроризмга каршы комиссиянең районда эш планына тәңгәл рәвештә үтәлде. Шулай ук, күнегүләрне уздыру максатыннан, аның планы, нияте эшләнелде. 

Күнегүләрдә районның терроризмга каршы комиссиясе әгъзаләре, районның эчке эшләр, мәгариф идарәсе, яшьләр һәм туризм бүлеге, мәдәният, социаль яклау, үзәк район дәваханәсе, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте, гадәттән тыш хәлләр министрлыгының район бүлеге хезмәткәрләре, «Тукайтеплогаз», «Чаллыгаз», «Таттелеком», «Тукай электр челтәрләре» оешмалары катнашты. 
Чарада булган затларга терроризмга каршы комиссия рәисе белән терроризм куркынычының «сары» дәрәҗәсе урнаштырылу турында кереш мәгълүмат та җиткерелде. Шулай ук 30 минут дәвамында минуты белән исәпләнүче, терроризм куркынычы нәтиҗәсен киметү, юкка чыгару, мөмкин булган зыян күрүне булдырмау буенча адымнарны язып чыгу тәкъдим ителде. Комиссия сәркатибе белән («өйрәнчек күнегүләр» билгесе белән) терроризмга каршы комиссиянең һәм оператив төркемнең мөмкин булган терроризм акты нәтиҗәләрен киметү, юкка чыгару юнәлешендә карар әзерләнде. Аның нәтиҗәсендә эксперт төркеме катнашучыларның эш итү тәртибенә, адымнарына уңай бәя бирде.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев