21 август 2019 яңалыклары
-
Рөстәм Миңнеханов Владимир Путин турында: Ул югары дәрәҗәдәге профессионал
Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин белән беренче очрашуы турында сөйләде.
-
Пенсионер тизлек арттырган
Якшәмбе көнне кичке сәгать 6 тулгач Яр Чаллы – «Дизелист» бакчачылык ширкәте юлында «Ока» машинасы туктап торган «Шевроле Авео» автомобиленә килеп бәрелә.
-
Эшлекле климат белән уртаклашабыз
Тукай районында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, аның урынбасары Ришат Хәбипов һәм ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин катнашында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча чираттагы зона семинар-киңәшмәсе узды. Анда республиканың 14 районыннан авыл җирлекләре башлыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, гаилә фермалары тотучылар һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары җитәкчеләре – барысы 500 кеше катнашты. Семинар ачык диалог формасында узды.
-
Баллы бәйрәм
Узган шимбәдә «Энергетик» мәдәният йорты каршында баллы бәйрәм үтте. Район күләмендә беренче тапкыр узган бу чара – «Якты юл» газетасы коллективының чираттагы проекты. Бу юлы без умартачы һөнәрен хөрмәтләргә булдык.
-
Уру, сөрү һәм чәчү вакыты
Июль ахырында һәм август башында һава шартлары начар булу эшләрне тоткарлады. Бүген урып-җыю һәр хуҗалыкта тулы куәтенә бара. Соңгы көннәрдә урнашкан яхшы һава торышы игенчеләргә һәр сәгатьне нәтиҗәле файдалану мөмкинлеге тудырды. Бүген аграрийлар төп игътибарны бөртекле һәм кузаклы культураларны урып-җыюга һәм уҗым культураларын чәчүгә юнәлтә.
-
Рөстәм Миңнеханов "Безнең ишек алды" программасы башлануын игълан итте
Һәр йорт ишегалдын төзекләндерү карары гражданнарның фикерләренә нигезләнеп кабул ителәчәк.
-
Беренче сыйныф укучылары көнгә ничә дәрес укырга тиешлеген әйттеләр
Пәнҗешәмбе һәм җомга көннәрендә җиңел көннәр ясарга киңәш ителә.
-
Бабайлар әйткән : “Җир безне басканчы, без җиргә басып калыйк”,- дигәннәр
Һава торышы.