Ярты гасырлык рухи күпер: «Якты юл» газетасына — 50 ел!
1976 елның 28 августында «Якты юл» газетасының беренче саны дөнья күрә. Шуннан бирле ярты гасыр гомер үтеп тә киткән. Шушы 50 ел эчендә газета битләрендә күпме саллы материаллар, кырлардан кайнар репортажлар, актуаль темаларга интервьюлар басылды, күпме танылган каләм осталары монда үзенең җан җылысын калдырды.