Мөселман балалары – сәфәрдә
Яңа поселогы урманы янында мөселманнарның аралашу походы узды. Бер төн урманда палаткалар корып, биредә кунып мәдәниагарту чарасы уздырылды, анда Түбән Суык-Су, Борды, Теләнче-Тамак, Иске Җирекле, Күзкәй, Кече Шилнә авылларыннан әтиләр һәм аларның уллары катнашты.