Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн үзәгендә

Тимерьюлчылар бәйрәм итте

Үткән атнада Круглое Поле поселогы мәдәният йортында Тимерьюлчылар көненә багышланган бәйрәм чарасы үтте. Анда Тукай районы башлыгы Фаил Камаев, ТРсы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының тимер юл транспорты бүлеге җитәкчесе Эльдар Әхмәтов, «Куйбышев» тимер юлы җитәкчесе урынбасары Марс Хәйруллин катнашты.

Тимер юл Тукай районы икътисады өчен һәрвакыт мөһим рольләрнең берсен уйнады. Куйбышев тимер юлының Круглое Поле станциясе участогы хезмәткәрләре өчен аеруча да. Чөнки идарәнең әлеге станциясендә поселокта яшәүче халыкның шактые эшли. Тимерьюлчылар династияләре дә аз түгел. Алар өчен әлеге хезмәт эш кенә түгел, ә үзенә бер төрле тормыш рәвешенә дә әверелгән.

– Әнием Фәйрүзә гомере буе тимер юлда эшләде. Хәзер ул лаеклы ялга чыкты инде. Аңа карап, аның үрнәгендә мин дә яшь чагымнан ук шушы профессиягә килдем. Һәм бер дә үкенмим, – дип сөйләде Ульяновск электр белән тәэмин итү дистанциясенең электромонтеры Эльвира Зәйдуллина.

Бу көнне мәдәният йорты ның тамаша залында тимер юлда эшләүче яшьләр, эш тәҗрибәсен шактый туплаган осталар белән бергә, ветераннар да бар иде. Алар тимер юлда элек ничек эшләгәннәрен дә, заман таләпләренә туры китерелеп яңарыш, үзгәрешләрне дә күргән кешеләр.

– Мин шушы поселокта туып-үскән кеше. Тимер юл тран с портында да 40 елдан артык эшләдем. Пенсиягә Ульяновск электр белән тәэмин итү дистанциясе начальнигы урынбасары вазыйфасында киттем. Хәзер миңа 69 яшь. Һәм мин үзем эшләгән чор белән хәзерге тимер юлны чагыштырганда, шуны әйтә алам: мин яшь чакта техника аз иде, күп урыннарда кеше көче, хезмәте күпләп кирәк иде. Хәзер исә шактый эшне техника башкара. Ләкин бүгенге көндә дә тимер юл кешеләрдән башка гына тулы тормыш белән яши, эшли алмый, – дип фикере белән уртаклашты хезмәт ветераны Сәлим Батыршин.

Без сөйләшкән арада бәйрәм дә башланып китте. Сәхнәгә тимер юл хезмәткәрләрен тәбрикләү өчен, иң элек, «Куйбышев» тимер юл җи тәк чесе урынбасары Марс Хәй руллин чакырылды. Марс Ринат улы котлавыда әлеге һөнәрдә үзләрен тапкан барча хезмәткәрләргә исәнлексаулык, уңышлар, гаилә бәхете теләде. Аның сүзләренә ТРсы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының тимер юл транспорты бүлеге җитәкчесе Эльдар Әхмәтов та кушылды. Чыгышыннан соң Эльдар Шәүкәт улы күп еллар фидакарь хезмәтләре, һөнәри осталыклары өчен тимер юл хезмәткәрләренә: Рәшит Миңәхмәтовка, Светлана Долотовага, Ирина Игнатьевага һәм Раушания Гыйсматуллинага министр исеменнән Рәхмәт хатлары, Андрей Корниловка Мактау грамотасы тапшырды.

– Тукай районы транспортюл бәйләнеше, урнашу урыны белән инвесторларны һәрвакыт үзенә җәлеп итеп торды. Соңгы елларда тимер юлның актив үсеше, яңарышы район территориясендә яңа эшлекле килешүләргә кул куелуга, икътисади яктан безнең өчен отышлы яңа объектларның төзелүенә китерде. Шул уңайдан сезгә фидакарь, авыр хезмәтегез өчен рәхмәт әйтәсе, эшегездә яңа үрләргә, уңышларга ирешүегезне телисе килә. Саулык, бәхет һәм муллык һәрвакыт гомер юлдашыгыз булсын, – дип, район башлыгы Фаил Камаев та залда утыручы тимерьюлчыларны тәбрикләде.

Аннары, Фаил Мисбах улы Тимерьюлчылар көне уңаеннан, хезмәттә булган югары казанышлары, инициативалары өчен тимер юлда машинист, элетромонтер, электромеханик булып эшләүче Илдар Исламовны, Фәрит Романов, Роберт Мөхәметдинов, Виктор Тушевны Тукай районының Рәхмәт хатлары белән бү ләкләде. Әңгәмәдешебез Эльвира Зәйдуллина да район башлыгы кулыннан шундый ук Рәхмәт хатына лаек булды.

– Бүләкләрләр дип, бер дә көтмәгән идем. Эшебезне күргәннәре, хөрмәтләгәннәре өчен бик зур рәхмәт! – дип, дулкынлануын яшермәде ул.

Барлык тәбрикләүләр һәм бүләкләүләрдән соң тамашачылар бәйрәм концертын карап, күңелле кичерешләргә бирелә-бирелә, рәхәтләнеп ял иттеләр. Без дә үз чиратыбызда районда эшләүче тимер юл хезмәткәрләренә эшләренең уң, хәвеф-хәтерсез булуын теләп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев