Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай табиблары эшен министр югары бәяләде

Үткән атнада Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин Тукай районы үзәк дәваханәсенә эшлекле сәфәр белән килде.

Район дәваханәсенең эше белән танышу максатыннан оештырылган әлеге чарада Тукай районы башлыгы Фаил Камаев, Чаллы шәһәре сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Рөстәм Ногманов, Чаллы шәһәренең кичектергесез ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү учреждениясе баш табибы Марат Мөхәмәдиев һәм башкалар да бар иде.

Иртә ачыкланган авыру – дәвалауны уңышлы итә

Кунакларны районның баш табибы Мансур Потеев каршы алды. Кичектергесез ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү буенча авыруларны кабул итү бүлегеннән башланган очрашу дәваханәнең реанимация, терапия, хирургия, гинекология, халык белән профилактика һәм дәвалау эшләре алып баручы бүлекчәләргә күчте. Мансур Алиевич җитәкчеләргә һәркайсы турында бәйнәбәйнә сөйләп, сорауларга җавап бирде. Министр исә биредә эшләүче табиблар белән сөйләште, авырулар турында сорашты: «Әлеге пациентны нинди авыру билгеләре белән алып килделәр? Реанимациядә бу абый ничәнче көн? Көненә ничә операция уздырасыз?» – ише сүз дәваханә коридорларында, палаталарда еш яңгырады.

– Безнең дәваханә районда яшәүче 48 меңән артык кешегә хезмәт күрсәтә. Агымдагы елның җиде ае эчендә диспанцеризация ярдәмендә 777 беренчел авыру очрагы ачыкланды. Аларның 336сы – йөрәк-кан системасы, 13е – яман шеш авырулары. Шунысын да билгеләп үтү мөһим: яман шешнең 10 очрагында аны без башлангыч чорда – I, II стадиясендә ачыкладык. Бу исә пациентларны дәвалаганда уңай нәтиҗәләргә өметләнергә нигез бирә, – дип сөйләп үтте Мансур Потеев, дәваханәнең эше белән таныштырып.

Авылга табиблар кирәк!

Сүз арты сүз, министр б елән дәва лау учреждениясенең табиблар, урта медицина хезмәткәрләре, авылдагы ФАПларның фельдшерлар белән тәэмин ителеше турында да сүз кузгатылды.

– Район дәваханәсенә һәм аеруча авыл ФАПларына белгечләрне җәлеп итү безнең өчен көнүзәк мәсьәләләрнең берсе булып тора, – дип сөйләшүгә кушылды район башлыгы Фаил Камаев. – Мәктәпне т ә м а м л а п , м ед и ц и н а өлкәсендә эшләргә теләгән яшьләрне без Чаллы медицина көллиятендә, Казандагы югары медицина белеме бирүче уку йортларында максатчан белгечләр әзерләү программасы кысаларында укытабыз. Дипломлы, авылга кайтучы яшь белгечләрне исә торак белән дә тәэмин итәргә, башка яктан да ярдәм күрсәтеп, шартлар тудырырга тырышабыз, – диде Фаил Мисбах улы.

Сүз уңаеннан, әлеге вакытта Тукай үзәк дәваханәсендә 404 кеше хезмәт итә. Шуларның 55е – табиблар, 230ы – урта медицина хезмәткәрләре (шул исәптән фельдшерлар – 60 кеше). Шул рәвешле районда табиблар белән тәэмин ителеш 62 процент, фельдшерлар белән – 77 процент тәшкил итә.

Моннан тыш, район дәваханәсе стационары базасында 30 урынга исәпләнгән пульмонология бүлеген ачу турында да сөйләшү булды. Әлеге бүлек Тукай районы һәм Чаллы шәһәренең сулыш органнары паталогияләре булган авыруларга шәһәр респиратор үзәге буларак хезмәт күрсәтәчәк.

«Дәваханәгез яхшы»

Марсель Миңнуллин ремонт ясалган, яңа аппарат куелган компьютер томографиясе кабинетын, дәваханәнең төзекләндерү эшләреннән соң яктырып, киңәеп киткән поликлиника коридорларын, кабинетларны карап чыкты.

– Кайбер районнарда медицина учрежденияләре бик аяныч хәлдә. Сездә исә төзекләндерү эшләре дә күренә, табибларыгыз да тиешле тәҗрибәгә ия. Район халкына сыйфатлы медицина хезмәте күрсәтү юнәлешендә тик тормыйсыз. Башкарып бетерәсе эшләрегез, проблемаларыгыз буенча да сез хәбәрдар. Дәваханәгез яхшы, – дип билгеләп үтте Марсель Мансур улы.

Министр үзенең эшлекле сәфәре вакытында балалар тууга, өлкән яшьтәге пациентларга кагылышлы мәсьәләләргә дә аерым тукталып үтте. Ул көмәнен төшерергә уйлаган хатынкызлар белән тыгызрак эшләргә, төрле ысуллардан файдаланып, аларны әлеге нияттән кире кайтарырга тырышырга кирәк, диде. «Ни өчен бу авырлы хатын-кыз мондый уйга килгән? Ничек аңа ярдәм итәргә?» – психолог үз-үзенә шундый сораулар биреп, уңай нәтиҗәгә максат куеп эшләргә тиеш», – дип аңлатты Марсель Миңнуллин.

Өлкән яшьтәге пенсионерларның сәламәтлеген ныгыту максатыннан, дәвалау учрежденияләрендә әлеге эшне югарырак дәрәҗәгә җиткерү мөмкинлеге турында да әйтелде. Чит республикадагы ял-дәвалау санаторияләренә бармыйча, шундый ук эшне район дәваханәләрендә дә оештырырга була дип әңгәмә корды очрашуга килүчеләр. Шулай ук җитәкчеләр Тукай үзәк дәваханәсенең үсеш перспективалары, алдагы планнар турында да сөйләштеләр.

Очрашу ахырында министр район, дәваханә җитәкчелегенә үзенең теләктәкъдимнәрен әйтеп, район табибларының эшеннән канәгать калып китте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев