Кенәз авыл җирлегендә «Бездән башка беркем дә!» дигән тантаналы митинг узды. Ул һава-десант гаскәрләре көненә багышланган иде
Митингта сугыш хәрәкәтләре ветераннары, һава-десант гаскәрләре ветераннары, Кенәз авыл җирлеге ветераннар һәм инвалидлар Советы әгъзаләре, «Лебедушка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр катнашты.