Район спортчылары яңа җиңүләр яулый
Казан шәһәренең «Мәскәү» спорт комплексында «Шотокан» Каратэ федерациясенең «Сәламәт яшьләр – сәламәт милләт» исемле ачык турниры үтте. Ярышларда Казан, Чаллы шәһәрләреннән, Тукай, Буа, Яшел Үзән районнарыннан, Киров өлкәсеннән 6 яшьтән 15 яшкәчә 200 спортчы катнашты.