Дини укуларга йомгак ясалды
Иске Дөреш авылы “Солтан” мәчетенә дин сабаклары алырга йөрүчеләр өйрәнгән гыйлемнәре буенча имтихан тоттылар.
Имтиханны авылыбыз аксакалы Әнвәр хәзрәт кабул итте. Мөгаллимә- остабикә Җәмига абыстай 8 мөслимәгә динебез нигезләре буенча кыш буе белем бирде.
Араларында лаеклы ялдагы укытучылар, хисапчылар, сатучылар, колхозда алны-ялны белми эшләп чыккан апалар, яшь әниләр дә бар.
“Солтан” мәчетендә укулар 2002нче елда ук башланып киткән икән инде. Ул вакытта 12 укучы шәкерт булган. 85 яшен тутырган Тәкыя апа шул елдан бирле мәчеткә сукмакны суытмый, ул бүген дә биредә. Ә Тәзкирә апага 84 яшь. Әнвәр хәзрәт аларга олылап, апа, дип эндәшә.
Җәмига абыстай, укучыларыннан битәр үзе ныграк борчылды, ахрысы, әйтерсең үзе комиссия каршында имтихан тота. Хәер, укытучы кеше шулай бит инде ул.
– Ягез, хөрмәтле укучыларым, Аллаhка тапшырдык. Мине сынатмагыз, хәерле сәгатьтә,- диде ул, йомшак, ипле тавышы белән.
Гыйлем алучы мөслимәлэр бер-бер артлы Коръәннән сүрәләр: аятьләр, ясин укыдылар. “Уку- инә белән кое казу”- дигән бик тирән мәгънәгә ия әйтеме бар татар халкының. Бу чыннан да шулай, җәмәгатъ. Инде олы яшьтә булуларына карамастан тырышып, хәзрәт ясаган төзәтмәләргә ихластан борчылып, авыз чите белән генә гаепле елмаеп, дөресләп кабатлап укуларын кузәтеп тору, минем күңелемдә бу ханымнарга чиксез соклану уятты. Әйтерсең, бу укучы апалар доньяга яңа туган гонаһсыз сабыйлар , тормышның ачысын- төчесен дә күрмәгән, ихата тутырып малын да асрамаган, эссе кояш астында 5-6шар гектар чөгендер дә эшкәртмәгән. Аларның сабырлыгы, йомшаклыгы, бер- беренә булган мөгамәләсе остазлары- Җәмига абыстайдан да йоккандыр, бәлки. hәр укучы-шәкерте өчен сөенеп тә, җан атып та утырды остабикә.
Әлбәттә hәр укучысы узенең остазы Җәмига абыстайга укырга өйрәткәне, сабырлыгы өчен сиксез рәхмәтле иде. Сонгы сүзне, әлбәттә хәзрәт әйтте. Ә ул буш кул белән килмәгән икән бит.
Әнвәр хәзрәт hәр мөслимәгә тырышлыклары өчен, мәчетебезгә даими йөргәннәре өчен рәхмәт әйтте.Ә инде алдынгы укучыларга тапшырган бүләкләре тагын бер ямь өстәгән кебек булды. Җәмига аыбстай тузан суырткычка, Фәйрүзә апа электр иттарткычына, Линәгә утюг, ә Тәкия апа миксерга лаек булды. Менә, белемле дә булдылар, буләк тә алдылар.
– Спонсорлар кем соң,- дип сорагач, әйтмәскә куштылар, диде хәзрәт. Хәер, бу сорауны бирмәсәм дә була иде. Чөнки авылыбызның спонсорлары безгә мәгълүм. Халкыбызның рәхәтләнеп күңел ача торган бәйрәмнәре- Сабантуй, Яңа ел буләкләр белән уза. Авылыбызның спонсор-эшмәкәр егетләренә, форсаттан файдаланып, тагын бер кат рәхмәт әйтик әле. Эшләрегез уң булсын, егетләр. Авылдашларны сөендергән өчен Аллаh үзегезгә искәрмәс җирдән ярдәмен бирсен.
Сәгать телләре 12 не сукты. Авылыбыз өстендә Әнвәр хәзрәтнең моңлы да, аhәңле дә азан тавышы яңгырады. Татар авылларында ишетелгән азан тавышыннан да матур, җанга рәхәтлек биреп күңелләрнең әллә кайсы төшләрен айкый торган башка сихри көч бар микән?
Шулай булсын. Аллаhымның ярдәме белән, үзебезнең теләк, тырышлыгыбыз белән, мөгаллим- мөгаллимәләребезнең сабырлыгы белән иманга кайтсак иде. Ак яулыклы әбиләребез, түбәтәйле бабайларыбыз татар авылларының матур өлгесе булсын.
Ләйсән Миннәхмәтова, Иске Дөреш мәдәният йорты директоры.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев