Без – Тукайлы халык!
Апрель – Тукай ае, шигърият ае.
26 апрель – халык шагыйре, милләтебезнең йөз аклыгы булган бөек шәхесебез – Габдулла Тукай туган көн. Бу датаны Татарстан һәм дөньяның төрле кыйтгаларына сибелеп яшәгән татар халкы Туган тел көне, Шигърият бәйрәме буларак зурлап билгеләп үтә.
Тукай исемен йөрткән районыбыз өчен бу – икеләтә бәйрәм. 26 апрельдә Яңа поселогы Мәдәният йортында үткән мәдәни чарада балалар бакчасына йөрүче сабыйлардан алып өлкәннәргә кадәр катнашты, чыгыш ясады, бәйрәм белән хозурланды. Район мәдәният бүлеге, мәгариф идарәсе һәм үзәкләштерелгән китапханәләр системасы хэезмәткәрләре, балалар һәм педагоглар тырышлыгы белән оештырылган зур чара зур мәгънәгә ия булуы белән күңелгә ятышлы булды.
Әдәби-музыкаль чараны район халкына яхшы таныш Айрат Габдуллин алып барды. Ул нәни Апушның – Тукаебызның сабый чагыннан ук тормышның ачысын-төчесен татуын, рухының нык-чыдам булуын ассызыклады. Бу якты дөньяда нибары 27 ел гына яшәп киткән олугъ шәхеснең милләтебезгә бай мирас калдыруы хакында сөйләп узды. Тамаша залында утырган кешеләрнең күңел кылларын тибрәндерерлек итеп алып баруы белән ул бәйрәмнең мөһимлеген тагын бер кат раслады.
Мәгънәле чараны Тукай районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илфак Бариев ачты, килгән халыкны зур бәйрәм белән тәбрикләде һәм җирлегебездә телебезне саклау, Тукай иҗатын өйрәнү һәм аны буыннан буынга тапшыру максатыннан оештырылган чаралар хакында әйтеп узды. «Җирлегебез – шәһәр яны районы. Шулай булса да, Тукай районында күпчелек халыкны татарлар тәшкил итә. Безнең районда апрель ае буена һәр мәктәптә, мәдәният йортларында Тукай иҗатына, Туган телгә багышланган чаралар уздырылды. «Тукай дәресләре», «Тукай көннәре» һәрбер сыйныфта югары дәрәҗәдә үткәрелде. Бу чараларда барлыгы биш меңнән артык бала һәм педагог катнашты. «Тукай безнең күңелләрдә» исемендә уздырылган бәйге бөек шагыйребезнең васыятен – туган телне ярату, аны күз карасыдай саклау максаты белән оештырылды. Тукай бәйрәме – тел бәйрәме, татар халкы бәйрәме булып калырга һәм милләтебезне рухландырып яшәргә тиеш», – дип бәйрәмнең милләт тормышында зур урын тотуын ассызыклады.
Әдәби-музыкаль кичәгә районның барлык авыл җирлекләреннән дә диярлек кунаклар, үзешчәннәр килгән иде. Бәйрәмнең мөхтәрәм кунаклары – Татарстан Язучылар берлегенең Яр Чаллы бүлеге җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Гаяз Исхакый, Абдулла Алиш исемендәге әдәби премияләр лауреаты Факил Сафин; шагыйрә, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия лауреаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Әлфия Ситдыйкова; язучы, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия лауреаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Лилия Гыйбадуллиналар катнашты һәм чыгыш ясады.
Менә сәхнә түрендә сабыйчактан һәр татарга яхшы таныш Шүрәле, Су анасы, Былтыр, Бала белән Күбәләк, Ялкау Маэмай, Кәҗә белән Сарык персонажлары пәйда була. Тамаша залын тутырып утырган балаларны Тукай бабай «җитәкләп» әкияти, сихри дөньяга алып кереп китә. Сөекле Тукаебызның шигыръләре, әкият персонажлары – зур бәйрәмнең йөзек кашы ул. Бәйрәмдә район мәдәният йортлары каршында эшләп килүче фольклор ансамбльләре, аерым (ялгыз) җыр башкаручылар моңлы җырларын бүләк иттеләр. Кыскасы, сәхнә җыр-моңга күмелде, Тукай шигырьләре яңгырады. «Тукай безнең күңелләрдә» бәйгесендә катнашып җиңү яулаган, шагыйребез иҗатын яратучы балаларның чыгышлары күңелләргә үтеп керде. Иштирәк авылыннан Шамил Закиров Г.Тукайның «Ялкау маэмай» шигырен, сабый бала булуына да карамастан, аһәңен, мәгънәсен тулы итеп бирә белүе белән сокландырды. Бикләннән Диләрә Гыймазова «Су анасы» шигырен артистларча оста итеп башкарды. Боерган авылындагы «Кызыл калфак» балалар бакчасына йөрүче дүрт яшендәге сабый – Сәминә Маннанова «Шаян песи» шигырен бөтен тулылыгы белән җиткерә алды. «Туган тел» шигыреннән башка нинди кичә булсын ди инде?! Яңа поселогы мәктәбе укучысы Камилә Зарипова «Туган тел» җырын башкарып халыкны әсир итте һәм... Круглое Поле поселогы мәктәбе укучысы Дамир Тимошев «Туган тел»не инглиз телендә башкарып тамашачыны шаккатырды.
Мәгънәле әдәби-музыкаль чарада «Тукай безнең күңелләрдә» бәйгесендә җиңгән балаларга Диплом һәм бүләкләр тапшырылды.
Бәйрәм чарасы, һәрвакыттагыча, Габдулла Тукай сүзләренә язылган «Туган тел» җырын аягүрә басып башкару белән тәмамланды. Аннары, район администрациясе вәкилләре, килгән кунаклар Тукай исемендәге ял паркында үткән ел ачылган Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев