Әҗмәкәй авылында «Хәйрия ярминкәсе»
Тарихка күз төшерсәк, ата-бабаларыбызның тормышы үрнәк булырлык бит. 1913 нче елда Әҗмәкәй авылында, халык саны алу буенча 1207 кеше яшәгән (бүгенге көндә дә шул чама кеше яши). Авылда ярминкәләр оештырганнар. Сатучылар һәм алучылар атлар белән килеп, кунып яткан очраклар да булган (Муллахмәтов Миннәхмәт язмаларыннан). Шул чакларны искә төшереп, Әҗмәкәйдә «Хәйрия ярминкәсе» уздырдык. Ярминкә мәчеткә терәлеп салына торган мәдрәсә-ашханә төзелешенә үзеңнән өлеш кертүне күздә тотып оештырылды. Урынын Үзәк урамда көйләдек. Үтеп баручылар да күрсеннәр янәсе. Халык күп җыелды, олысы-кечесе ярминкәгә алдан әзерләнде.