Казан кунагы Яңа поселогындагы паркта булды
Быелгы язда үткән пресс-конференциядә «ТР шәһәрләр үсеше институты» фондының архитектура проектлары департаменты җитәкчесе Наилә Зиннәтуллина, быел Татарстанның 49 торак пунктында җәмәгать урыннарын төзекләндерү буенча эшләр башкару күздә тотыла, дигән иде. Бу атнаның дүшәмбесендә Наилә Зиннәтуллина, эшлекле сәфәр белән Яңа поселогына килеп, андагы төзекләндерү эшләре белән дә танышып чыкты.