Эх, бер урап гомер юлларын...
Тирә ягын әйләндереп алган урман эчендә, Керәч тауга сыенып, табигатьнең иркә урынында, чиксез галәмнең күзенә туры карап, көнчыгыштан көнбатышка таба сузылып ята безнең Иштирәгебез... Үзенчәлекле тарихы, тырыш һәм булдыклы кешеләре, талантлы язучылары
белән тирә якка данлыклы ул безнең авыл.