Тизлекне сакламаган
13 июньдә, Яр Чаллы-Боерган-Минзәлә юлының 14 километрында – 2000 елда туган кыз, “Форд Фокус” машинасы белән Яр Чаллыдан Калмия авылы ягына барганда, юл йөрү кагыйдәсенең 9.1 һәм 10.1 пунктларын бозып тизлекне арттырып, идарә итү контрольен югалта һәм каршы полосага чыга һәм машина юл читенә төшеп каплана.