Утыртырга бәрәңгегез әзерме?
Орлыкка дигән бәрәңгене утыртырга 25-30 көн кала җылылык 18 градустан да ким булмаган якты урынга шыттырырга куегыз. Аларны тартмаларга салып, өсте-өстенә өеп куярга да мөмкин. Тик шуны искә алыгыз: бәрәңге торган урында һава температурасы төнлә 6 градустан да төшмәскә тиеш. Болай эшләсәгез, бик иртә бәрәңге ашарсыз. “Язның бер көне елны туйдыра” дигән вакытны бакча тотучылар бик яхшы аңлый. Май башында, кагыйдә буларак, барлык “төп” яшелчәләр – бәрәңге, кишер, суган, чөгендер утыртыла.