Яшь гомерләр өзелде
Узган ял көннәрендә Мәләкәс авылының бер йортында ике кыз мәете табылды. Урынга килгән экспертлар аларның пычак белән кадап үтерелгәнлеген белдерде. Мәрхүмнәр – шушы йортка килен булып төшкән 21 яшьлек Алсу һәм аның туганнан-туган сеңлесе Сабрина. Алсу әлеге нигездә яшәүче Тимур белән җәй көне генә никах укыта, 20 январьда законлы рәвештә язылышкан булалар. Сабрина исә шимбә көнне туганында кунакта була.