Авыл хуҗалыгын микро-исәпкә алу ничек бара?
Август аенда илебездә авыл хуҗалыгын микро-исәпкә алу (авыл хуҗалыгы микро-җанисәбе – 2021), ягъни авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелә торган җир участокларына ия булган, аларны арендалаучы яки файдаланучы, шулай ук терлекләре асраучы юридик һәм физик затларны исәпкә алу үткәрелә.
Авыл хуҗалыгы оешмалары, крестьян-фермер хуҗалыклары, шәхси эшмәкәрләр, коммерцияле булмаган ширкәтләр, шәхси ярдәмче хуҗалыклар турындагы мәгълүмат тоташ күзәтү юлы белән җыелачак. Тукай районында респондентлар саны 100дән артык. Алардан мәгълүмат Яр Чаллы дәүләт статистика бүлегендә электрон формада һәм кәгазьдә кабул ителә.