Авыл хуҗалыгын микро-исәпкә алу ничек бара?
Август аенда илебездә авыл хуҗалыгын микро-исәпкә алу (авыл хуҗалыгы микро-җанисәбе – 2021), ягъни авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелә торган җир участокларына ия булган, аларны арендалаучы яки файдаланучы, шулай ук терлекләре асраучы юридик һәм физик затларны исәпкә алу үткәрелә. Авыл хуҗалыгы оешмалары, крестьян-фермер хуҗалыклары, шәхси эшмәкәрләр, коммерцияле булмаган ширкәтләр, шәхси ярдәмче хуҗалыклар турындагы мәгълүмат тоташ күзәтү юлы белән җыелачак. Тукай районында респондентлар саны 100дән артык. Алардан мәгълүмат Яр Чаллы дәүләт статистика бүлегендә электрон формада һәм кәгазьдә кабул ителә.
Коммерцияле булмаган оешмаларны һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны исәпкә алу сораштыру юлы белән үткәрелә. Районның исәпкә алуда катнашачак объектлары исемлегендә барлыгы 23 мең респондент. Сигез инструкторлык участогында 5-7 беркетелгән кеше бар. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда һәм коммерцияле булмаган берләшмәләрдә сораштыру үткәрүгә 49 кеше җәлеп ителде, алар, нигездә, авыл җирлеге башкарма комитеты белгечләре.
Шәхси ярдәмче хуҗалыклар исемлегенең 80 процентында сораштыру үткәрелде инде. Алынган мәгълүмат Росстатка җибәрелә. Алар беркая таралмый, теләсә кем карый алмаслык итеп саклана һәм дәүләт мәгълүмат системасын формалаштыру өчен файдаланыла. Респондентлардан аларның шәхесе турында мәгълүмат алынмый.
Микро-җанисәпнең оператив нәтиҗәләре ноябрь аенда игълан ителәчәк. Йомгак киләсе елга ясала.
Гөлназ Шәйхуллина,
Яр Чаллы дәүләт статистика бүлеге башлыгы урынбасары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев