Авылны игенчеләр яшәтә
Республикабыз кырларында урып-җыю эшләре тәмамлануга якын-лаша. Соңгы мәгълүматларга караганда, басу-кырлардагы ашлыкның 83 проценты урып-җыелган, хәзерге вакытта язгы бодайны суктыру ба-ра. Татарстан буенча гектарыннан 15,7 центнер уңыш чыга. Бүген рес-публикада барлыгы 2 млн тоннадан артык икмәк җыелды. Безнең ра-йон уңыш буенча алда бара – җирлегебез басу-кырларыннан бер гектар-дан уртача 22,7 центнер ашлык алына. Бу уңышларда район җирлеген-дә хезмәт куючы крестьян-фермер хуҗалыкларының да өлеше зур. Кал-мия авылында эшләп килүче «Вилданов» КФХда арпаның гектарыннан 25,1 центнер, язгы бодайдан 23 центнер уңыш чыга. Уртача уңыш гек-тарыннан 24,4 центнер тәшкил итә. «Яздан бирле бер тапкыр да яңгыр төшмәгән басулар бар. Шуңа да, елына карата, бу күрсәткеч яхшы», – диләр авыл хуҗалыгы белгечләре.