Малны ачлы-туклы тотып булмый
Быелгы эсселек, корылык авыл җирендә үз хуҗалыгы белән мал асрап, яшелчә үстереп көн күрүчеләр өчен аеруча киеренкелек тудыра. Терлек азыгы әзерләү үзе генә дә зур проблемага әверелергә мөмкин. Мондый шартларда булган кадәрен саклап калу турында кайгыртырга туры килә. Авыл кешесе узган елдан калган печәнен-саламын, ашлыгын барлый, булдыра алганча яңасын әзерләү хәстәрен күрә.
Быелгы шартларда терлек азыгы әзерләү мөмкинлекләре турында без Тукай районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәшит Хәбетдиновтан белән сөйләштек.