Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Малны ачлы-туклы тотып булмый

Быелгы эсселек, корылык авыл җирендә үз хуҗалыгы белән мал асрап, яшелчә үстереп көн күрүчеләр өчен аеруча киеренкелек тудыра. Терлек азыгы әзерләү үзе генә дә зур проблемага әверелергә мөмкин. Мондый шартларда булган кадәрен саклап калу турында кайгыртырга туры килә. Авыл кешесе узган елдан калган печәнен-саламын, ашлыгын барлый, булдыра алганча яңасын әзерләү хәстәрен күрә.  Быелгы шартларда терлек азыгы әзерләү мөмкинлекләре турында без Тукай районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәшит Хәбетдиновтан белән сөйләштек. 

«Авылда яшәп, шәхси хуҗалыкларында мал-туар тотучыларга быел, чыннан да, җиңел түгел, – ди Рәшит Василович. – «Сәйдәш» кебек эре хуҗалыклар пайга, хезмәт хакы хисабына печән тараттылар үзе. Ләкин алар да бөтен районны үз канаты астына алып бетерә алмый. Малны ачлы-туклы тотып булмый, шуңа күрә һәркемгә үз көченнән килгән кадәр тырышырга туры килә. Кемнең кышлык запасы җитми, аларга авыл җирлекләре белән бергә печәнлекләргә чыгып әзерләү киңәш ителде. Әйтик, Бәтке болыннарыннан, Калмия, Боерган якларында Кама буеннан печән чабып алырга була».
Эре терлекчелек хуҗалыкларына килсәк, идарә башлыгы сүзләренчә, район буенча хәл бик кискен тора дип әйтеп булмый. «Печән бөтенләй булмады түгел, булганнын җыеп алдык. «Ирек» хуҗалыгы күпьеллык үләнне икенче кат чаба, ә калганнарда андый мөмкинлек күренми әле, чөнки яңгырлар булмады һәм юк та. «Сәйдәшев исемендәге АХП»,  «Гигант», «Р-Агро», Ирек, «Вильданов», «Парадиз» кебек хуҗалыклар кыш чыгарлык печән, сенаж туплады. Ләкин азыкны кыш чыгарлык кына түгел, артык, тагын ике-өч айга, ярты елга җитәрлек запас белән әзерләү хәерле, әлбәттә, һәм ул ел да шулай эшләнә килә.  Әмма быел  бөтен җирдә дә андый мөмкинлек булмас. Тукранбаш, мәсәлән, икенче кат чабу өчен яраклы булмаячак. Силос салу өчен чәчелгән кукуруз уңышы узган елгыдан күпкә кайтыш, явымнар булмагач, ул үсмәде. 
Сер түгел, кайбер басуларга орлыкка дип чәчелгән культуралар да терлек азыгына салынды, чөнки аларны яшьрәк килеш яшел массага алып калу, көчсез, зәгыйфь орлык җыюга караганда, отышлырак булачак. Башакны көйдереп язгы бодай алганчы, яшел килеш азыкка китүе хәерлерәк бит». 
Гадәттән тыш эссе һава шартларында терлекләргә дә авыр. Аларны җилләтелә торган, салкынча торакларда тоту хәерле. Ә андый мөмкинлек барлык хуҗалыкларда да юк әлегә. Аннары, сыерлар бик эсседә ашамый да башлый.  Мондый шартларда савымның кими төшүе дә табигый. Июнь аенда район буенча тәүлеклек тулаем савым 98 тоннадан арткан булса, бүгенге көндә ул 95 тонна, ягъни тәүлек саен 100-200 литрга кимеп бара. Шушы фонда сөтнең үзкыйммәте арта, бүгенге көнгә безнең районда ул уртача 21 сум 79 тиен тәшкил итә. 
Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы районнардагы хәлне күзәтеп, белеп тора. Тукай районы, республиканың күпчелек районнары кебек, корылыктан зыян күрүчеләр исемлегендә. «Республика хөкүмәте ярдәм итәр дип ышанабыз», –  ди  Рәшит Хәбетдинов. 
Ярдәм дигәннән, аңа шәхси хуҗалыклар да өмет итә ала. «Шәхси хуҗалыкларга дәүләт ярдәме турында» закон буенча, авыл җирлегендә сөт җитештерү юнәлешендә 8 сыерга исәпләнгән мини-ферма төзергә алынган шәхси хуҗалыкларга 400 мең сум акча бирү каралган. Малларның баш саны кимрәк, әйтик, 5 сыер булганда, дәүләт ярдәме 200 мең сум тәшкил итә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә белдерүләренчә, Тукай районында хөкүмәттән ярдәмне узган ел  бер шәхси хуҗалык алган. Быел гариза бирүчеләр икәү. «Мөрәҗәгать итүчеләр  өчен үтәлергә тиешле шартлар бар, ягъни хуҗалык итүчеләрнең эшләү тәртибе барлык билгеләнгән параметрларга да туры килергә тиеш. Ә шартларның үтәлеше башкарма комитет, ветеринария берләшмәсе, авыл хуҗалыгы идарәсе тарафыннан тикшерелә. Әлеге түләүләрне юллау авыл хуҗалыгы идарәсе аша башкарыла», – дип аңлаталар белгечләр.    
Татарстан Дәүләт Советы, республика хөкүмәте кабул иткән карарлар нигезендә, 2021 елда шәхси хуҗалыкларга субсидияләр бирү махсус нигезләмә буенча алып барыла. Субсидиягә дәгъва итүчеләрнең шәхси хуҗалык эшчәнлеге алып бару өчен Росреестрда теркәлгән җир кишәрлеге булу шарт. Аннан килеп, салым органнарына бурычы да булмаска тиеш. 
Быел уракка да иртәрәк төшелә. «Кама» агрофирмасы» урып-җыюга кереште инде. Камалыларның 600 гектар мәйданда борчагы урылган. 

Р. Зәкиев фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев