12 июль 2021 яңалыклары
-
Әфганстан – төзәлмәслек җан ярасы
Безнең туган авылыбыз Яңа Байларда Әфган сугышы ветераннары катнашында зур чара үтте: 3 июль көнне бертуган абыебыз Илдус Бәдертдинов истәлегенә ул яшәгән йортка истәлек тактасы куелды.
-
Малны ачлы-туклы тотып булмый
Быелгы эсселек, корылык авыл җирендә үз хуҗалыгы белән мал асрап, яшелчә үстереп көн күрүчеләр өчен аеруча киеренкелек тудыра. Терлек азыгы әзерләү үзе генә дә зур проблемага әверелергә мөмкин. Мондый шартларда булган кадәрен саклап калу турында кайгыртырга туры килә. Авыл кешесе узган елдан калган печәнен-саламын, ашлыгын барлый, булдыра алганча яңасын әзерләү хәстәрен күрә. Быелгы шартларда терлек азыгы әзерләү мөмкинлекләре турында без Тукай районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәшит Хәбетдиновтан белән сөйләштек.