Бала иминлеге өлкәннәр кулында
«Яңа поселогында 15әр яшьлек ике үсмер мопед белән юл-транспорт һәлакәтенә очраганнан соң районда бик күп ата-аналар балаларының мопед-мотоциклларын сата башладылар. Без бит шулай, фаҗига булганнан соң гына җитди уйлана башлыйбыз. Югыйсә, балаларны саклау – иң мөһим мәсьәлә. Ата-ана бу турыда бер генә мизгелгә дә исеннән чыгарырга тиеш түгел», – ди район Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ башлыгы Шамил Ганиев. 1 июнь – балаларны яклау көне алдыннан без балаларның юлдагы иминлеге мәсьәләсенә кабат әйләнеп кайттык һәм Шамил Мирсәет улына берничә сорау бирдек. Май ахыры, июнь башы мәктәп укучыларының җәйге каникуллары башланган чор да. Бу көннәрдә юллардагы куркынычсызлык мәсьәләсе аерата актуаль.