Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Бала иминлеге өлкәннәр кулында

«Яңа поселогында 15әр яшьлек ике үсмер мопед белән юл-транспорт һәлакәтенә очраганнан соң районда бик күп ата-аналар балаларының мопед-мотоциклларын сата башладылар. Без бит шулай, фаҗига булганнан соң гына җитди уйлана башлыйбыз. Югыйсә, балаларны саклау – иң мөһим мәсьәлә. Ата-ана бу турыда бер генә мизгелгә дә исеннән чыгарырга тиеш түгел», – ди район Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ башлыгы Шамил Ганиев. 1 июнь – балаларны яклау көне алдыннан без балаларның юлдагы иминлеге мәсьәләсенә кабат әйләнеп кайттык һәм Шамил Мирсәет улына берничә сорау бирдек. Май ахыры, июнь башы мәктәп укучыларының җәйге каникуллары башланган чор да. Бу көннәрдә юллардагы куркынычсызлык мәсьәләсе аерата актуаль. 

– Шамил Мирсәетович, 2021 елның дүрт аенда гына да район юлларында 18 яшькә кадәрге балалар катнашында 3 һәлакәт теркәлгән. Аларда 2 бала имгәнүләр алган, 2 бала үлгән. Соңгы елларда мондый саннар теркәлгәне булдымы? Һәм бу фаҗигаләрдә беренче чиратта кем гаепле?
– Кызганычка каршы, безнең ата-аналарның балаларына бик кыйммәтле, шул ук вакытта бик куркыныч уенчыклар алып бирү гадәте бар. Ахырын уйлап тормыйча, мопедлар, төрле скутерлар, квадроцикллар, мотоцикллар бүләк итәләр. Ике тәгәрмәчле мондый техника юл хәрәкәтендә иң куркыныч транспорт. Шуңа күрә беренче чиратта бәхетсезлек очракларында әти-әни гаепле. Яңа поселогы фаҗигасендә дә ата-ана бит улларының мопед белән өйдән чыгып киткәнен күргән. Җитмәсә, мопедның фаралары да янмаган. Нәтиҗә бик аянычлы – бер баланы мәңгегә югалттык, икенчесе никадәр имгәнүләр алды. Соңгы дүрт-биш елда бу чорга балалар үлеме теркәлгәне юк иде әле. Икенче фаҗига, хәтерләсәгез, кыш көне булган иде. Ул вакытта Чаллы – Сарман юлында автомобильдә баручы өч айлык бала үлде. Бәхетсезлеккә, аны әнисе, ашатырга дип, махсус креслодан кулына алган була. Шул вакытта бәрелү килеп чыга. Креслода булса, сабый исән калган булыр иде.

– Мопед, скутер кебек транспорт чаралары белән идарә итү ничә яшьтән рөхсәт ителә?
– 16 яшьтән. Анда да «М» категориясенә йөртү таныклыгың булырга тиеш. Әлбәттә инде, башка каска кию, саклану чараларын үтәү мәҗбүри. 

– Кагыйдә үтәлмәгән очракта нинди җәза карала?
– Әгәр йөртүчегә 16 яшь юк икән, административ җаваплылыкка аның әти-әнисе тартыла, ә балага юл йөрү кагыйдәләрен бозу турында карточка төзелә. Әгәр үсмергә 16 яшь тулып та, «М» категориясенә таныклыгы юк икән, аңа 5 меңнән 15 мең сумга кадәр штраф салына, транспорт чарасы штрафстоянкага куела. Мопед яки скутер ата-ана исемендә булса, транспортны законсыз рәвештә баласына биргән өчен ул 30 мең сум күләмендә административ штрафка тартыла. Авылларда мопед-скутерга гына түгел, кичләрен балаларны автомобильләре руле артына утыртып чыгаручы ваемсыз ата-аналар да очрый. Аларга да 30 мең сум штраф салына һәм автомобиль штрафстоянкага куела. 

– Балалар белән бәйле һәлакәтләрнең тагын нинди сәбәпләрен атар идегез?
– Район юлларында була торган һәлакәтләр, нигездә, транспорт йөртүчеләрнең һәм җәяүлеләрнең игътибарсызлыгы, ваемсызлыгы, юл йөрү кагыйдәләрен үтәүгә җитди карамаулары аркасында чыга. Бер өлеш һәлакәтләрдә машина йөртүчеләрнең тизлек арттыруы, ярамаган урында каршы полосага чыгуы гаепле. Балаларны махсус креслосыз алып бару, куркынычсызлык каешын такмау бәхетсезлеккә китерә. 

– Бу урында балаларны автомобильдә йөртү кагыйдәләрен искә төшереп үтү дә комачау итмәс.
– РФ Юл йөрү кагыйдә-ләренең 22.9 пункты нигезендә, 12 яшькә кадәр бала алгы утыргычта бары тик автокреслода барырга тиеш. 7 яшькә кадәрге балалар артта да автокресло белән бара, 7дән 12 яшькә кадәргеләрне артта бустер белән йөртергә рөхсәт ителә. 12 яше тулган үсмерләр исә куркынычсызлык каешын эләктереп барырга тиеш. Бу кагыйдәләрне бозган йөртүчеләр 3 мең сум штрафка тартыла. 
Ата-аналар шуны да онытмасын иде: 7 яшькә кадәрге баланы машина туктап торганда үзен генә салонда да калдырырга ярамый. Кагыйдә бозу 500 сум административ штрафка китерә. Монысы бер нәрсә, әйтик, әни кеше кибеткә кереп чыккан арада, аеруча кызу җәй көннәрендә, салондагы бала эссе сугудан үләргә дә мөмкин. 

– Җәяүле балаларның иминлеген ничек сак-ларга?
– Җәяүле балаларның да, өлкәннәрнең дә юлдагы куркынычсызлыгы, беренче чиратта, аларның кагыйдәләрне үтәп йөрүеннән тора. Баланың мәктәпкә кадәр маршруты төзелгән булырга тиеш. Бездә үзе бер район үзәге кадәр булган эре поселоклар бар. Аларда транспорт хәрәкәте дә көчле. Иң яхшысы, әлбәттә, ата-ананың баласын үзе озатуы. Бигрәк тә башлангыч сыйныфларны. Ләкин һәрвакытта да озатырга мөмкинлек булмый. Шуңа күрә ата-ананың юл йөрү кагыйдәләрен баласына ныклап төшендерүе шарт. Әйтик, җәяүле кичүен-нән чыкканда бала велосипедтан, самокаттан төшәргә, ярамаган урында юлга йөгереп чыкмаска икәнлеген яхшы аңларга тиеш. 
Баланың машина йөртү-челәргә күренә торган булуы мөһим. Хәзер киемдә яктылык кайтаргыч элементлар кулланыла. 
Кагыйдәләрне үтәмәгән җәяүле балаларга профилактик карточкалар тутырыла. 

– Иминлек саклауда мәктәпнең роле нидә? 
– Юл йөрү кагыйдәләре турында биш минут сөйләшеп алу һәр класс җитәкчесенең планында булырга тиеш. Эре мәктәпләрне без юл йөрү кагыйдәләре класслары белән тәэмин иттек. Аларда юл билгеләре, светофорлар бар. Кабинетлар балалар өчен бик файдалы. Мәктәпләрне мондый кабинетлар белән тәэмин итү дәвамлы булачак. 

– Каникуллар башланган чорда ЮХИДИ инспекторлары бу юнәлештә эшне активлаштырдымы?
– Без бу чорда гына түгел, балаларның иминлеген саклау буенча ел дәвамында өзлексез эш алып барабыз. Тагын бер мәртәбә искәртәм, балаларының иминлегенә ата-аналар бик җитди карасыннар иде. Балаларыбыз – безнең иң зур, иң кыйммәтле байлыгыбыз. Аларның исән-сау булуы, юлларда имин йөрүе без өлкәннәрдән тора. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев