Яңа микрорайоннарга – зәңгәр ягулык
Тукай районында торак төзелеше планы ел да арттырып үтәлә. 2020 елда бер меңнән артык шәхси йорт җиткерелеп, бу күрсәткеч 126,8 мең квадрат метр, ягъни 105,7 процент тәшкил итте. Бер үк вакытта инженерлык инфраструктурасы, шул исәптән газлаштыру челтәрләре белән тәэмин итү сизелерлек артка кала.