Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа микрорайоннарга – зәңгәр ягулык 

Тукай районында торак төзелеше планы ел да арттырып үтәлә. 2020 елда бер меңнән артык шәхси йорт җиткерелеп, бу күрсәткеч 126,8 мең квадрат метр, ягъни 105,7 процент тәшкил итте. Бер үк вакытта инженерлык инфраструктурасы, шул исәптән газлаштыру челтәрләре белән тәэмин итү сизелерлек артка кала. 

Тукай районында тугыз эре микрорайонны газлаштыру планлаштырыла. Хәзерге вакытта планировкалау проектлары әзерләнә, алар җәмәгать тыңлауларына да куелачак. Әлеге территория-ләрне республика программасына кертү ниятләнә. Ә республика программасы буенча финанслау киләсе елда сизелерлек артырга тиеш. 
Сүз Түбән Суыксу авыл җирлегенең Югары Суыксу, Түбән Суыксу, Яңа Мусабай, Куады авылларындагы, Круглое Поле поселогындагы, Кече Шилнәнең – Восточный, Олы Шилнәнең – Зарековка, Калмашның Западный микрорайоннарындагы, Кырныш авылындагы участоклар турында бара. 
– Әлеге мәйданнарны газлаштыру эшен комплекслы башкарырга кирәк, – дип аңлатма бирә район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш, архитектура һәм яшәешне тәэмин итү буенча урынбасары Рафаэль Игътисамов. – Республика программасы авыл җирлекләрендәге андый микрорайоннарны комплекслы газлаштыруны күздә тота. Программада катнашу өчен территорияне планировкалау проекты булдыру таләп ителә. Планировкалау проекты, үз чиратында, газлаштыру проектын эшләү өчен кирәк. ТР Хөкүмәтендә киләсе ел программасын финанслауны арттыру мәсьәләсе тикшерелә. Бу исә сәнәгать предприятиеләре өчен газ транспортировкалау тарифларына өстәмәләрне арттыру хисабына башкарылыр дип көтелә. Әлегә карар кабул ителмәгән. Без республика программасына керү өчен кирәкле документларны әзерлибез. План нигезендә быелгы елга кадәр күп балалы гаиләләргә бүлеп бирелгән Подсолнухи микрорайонында күләмле эшләр башкарылды. Биредә югары басымлы магистраль газүткәргеч салынды, җиде газ бүлгеч пункт урнаштырылды. 2023 елга кадәр түбән басымлы урам газүткәргечләре салына. 
Байтак эш башкарылуга карамастан, районның газлаштыру буенча процент күрсәткечләре түбән булып кала: 2000 еллар башында ул 94 процент тәшкил иткән булса, бүгенге көндә – 33,4 процент. Моның сәбәбе районда яңа торак микрорайоннарының кызу темплар белән үсүендә. Район террито-риясендә күп балалы гаиләләр өчен дә участоклар бүлеп бирелде, дип аңлата Рафаэль Игътисамов. Аның әйтүенчә, ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә 2021-2023 елларга «Газ-лаштыруның төбәк программасы»на Тукай районы буенча 163,85 млн сумлык объект кертелгән. Ләкин әлеге программада билгеләнгән финанслау күләме газ белән тәэмин итү ихтыяҗын канәгатьләндерә алмый. 
Әлеге мәсьәлә киңәш-мәләрдә, утырышларда еш күтәрелә. Күптән түгел РФ Федераль Җыенының Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат булып сайлауларда катнашу өчен праймеризга чыгачак кандидатлар белән очрашуда да шул хакта сөйләшү булды. РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский, проблеманың асылына төшенеп, Тукай районы торак пунктларын газлаштыруны тизләтү өчен өстәмә финанслар җәлеп итүдә булышлык күрсәтергә вәгъдә бирде. Тукай муниципаль районы башлыгы исеменнән депутатка хат юлланды инде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев