Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Аулашның «тере тарихы»

93 яшь! Азмы соң бу, әллә күпме? Шушы сорауга җавап эзләп, туган көне белән котларга дип, без Аулаш авылында яшәүче Михаил Кириллович Палладиевларга юл тоттык.

Өстәл мулдан, киенеп-ясанып, медальләрен түшенә тагып, елмаеп каршы алды безне Михаил бабай. Бүген аларның өендә берәү дә эшсез калмаган. Кызы да, улы да йөгерә-йөгерә кунакларны каршы алырга әзерләнгән. Ә эшне оештыра белү сәләте Михаил Кирилловичка тумыштан бирелгән. Ачлык-ялангачлыкны үткән, сугыш елларын кичергән, сугыштан соңгы авырлыкларны... Яшь чагында колхозда бригадир булып эшләгән. Анда да егетне, оештыру сәләтен күреп, бу җаваплы эшкә билгеләгәннәр. Михаил бабайга Ходай аек акыл белән эш итү, беркайчан кәефне төшермәү, эшне ахырынача башкарып чыга алу сәләте биргән.
Очрашуның башыннан азагына кадәр ул безгә кызыклы тарихи вакыйгалар сөйләде. Аны тыңлавы үзе бер мавыктыргыч сәяхәт. Тарихка кагылышлы нинди генә сорау булмасын, без гел аның янына барырга тырышабыз. Ул беркайчан да сиңа: «Белмим, оныттым», – дими. Аның сөйләгәннәре китапларга, кинофильмнарга керә хәтта.
«Тере тарих» булу өстенә, әле ул оста умартачы да бит! Аның ярдәм итүе, дөрес юнәлеш бирүе нәтиҗәсендә җирлектә күпме умартачы барлыкка килде. Мин инде олы яшьтә дип тормады, «Якты юл» газетасы оештырган «Баллы бәйрәм»дә дә катнашты. Уңган кеше бөтен яктан да уңган буладыр инде ул. Михаил Кириллович шундыйларның берсе. «Бер кадерле кешем генә килмәде минем гомер бәйрәмемә...» – дип авыр сулап алды Михаил бабай туган көнендә. 64 ел иңгә-иң куеп гомер иткән, бүгенге көндә мәрхүм булган тормыш иптәше Мария апаны шулай сагынып искә алуы икән. 
Михаил бабайны ул көнне туган көне белән авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре, торак-коммуналь хуҗалы-гында эшләүчеләр, мәдә-ният хезмәткәрләре, туганнары килгән иде. 

Гөлсинә Жиляева, Иштирәк авылы мәдәният йорты директоры. 
/ Фото Гөлсинә Жиляевадан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев