Тукайлылар тавыш бирде
ТР Президентын һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлауда Тукай районында барлык сайлаучыларның 91,49 проценты, ягъни 30451 кеше катнашты. Аларның 27089ы (88,96 процент) Рөстәм Миңнехановка, 956сы (3,14 процент) Альфред Вәлиевка, 933е (3,06 процент) Олег Коробченкога, 890ы (2,92 процент) Альмир Михеевка, 490ы (1,61 процент) Владимир Сурчиловка тавыш бирде.