Әй, алмасы, алмасы!
Алманың ниндиләре генә юк?! Алсу, кып-кызыл татлы алма, сары гәрәбәдәй баллы һәм сутлы алма. Яшел зөбәрҗәттәй семеринка белән антоновка алмалары... Балачакта әни ранетка дигән эре булмаган баллы алмаларны сабагы белән кайната торган иде. Шуның сабагыннан тотып тәмләп чәй эчүләр, алма бәлешләре... Ә әби ясаган алма кагы?! Телеңне йотарлык була торган иде. «Әлү кагы» дигәне аеруча истә калган. Бу затлы ризыкны әбиләр Рамазан уразасында авыз ачканда чәйләренә салалар иде. Чәк-чәк кенә кабып, каклы чәй эчүләр ни тора!
Әбиләребез, әниләребез традицияләрен дәвам итеп, как коярга, алма киптерергә, алма бәлешләре пешерергә өйрәник әле. Берочтан алманың файдасы хакында да исебезгә төшерербез.