Мәхәббәте белән терелткән
Нәрсә ул мәхәббәт? Һәр заманда, һәр халыкны һәм һәр кешене кызыксындырган сорау бу. Серле сорауга һәркем үзенчә җавап бирә. Шунысы кызыклы, һәркем үзенчә хаклы да, кебек. Әмма, хакыйкать шул – мәхәббәт ул – хәрәкәтнең чыганагы. Кая, кемгә, нинди хәрәкәт? Билгеле, яраткан кешеңә таба хәрәкәт. Шатлык килсә – иң беренчеләрдән булып сөенечен бүлешәсең, кайгы-борчу, хәсрәтне уртак итәсең. Авырлык килгәндә – иңеңне куясың. Бернигә, беркемгә һәм бернәрсәгә дә карамыйча бер «сукмактан» атлыйсың. Гомер юлы буйлап гел янәшә: шатлыкта һәм кайгыда, сәламәт чагында һәм авырганда, барлыкта һәм юклыкта, уңышларга ирешкәндә һәм кыерсытылган чакта...