Сарымсак – табышлы
Яңа Бүләктән Ильмир Сагетдинов яңа эш башлаучы фермер буларак грант алуга иреште. Грантны ул яңа техника алу өчен файдаланырга ниятли. Әлеге грант «2017-2020 елларга Татарстан Республикасында яңа эш башлаучы фермерларга ярдәм» федераль тармак программасы нигезендә конкурс буенча бирелә.
Ильмир сарымсак үстерә. Эшкә ул үзе генә тотынмаган, өч ел элек сабакташы Анатолий Захаров белән бергәләп алынганнар. Финанслар буенча югары белемле егетләр башта яшелчә базарын җентекләп өйрәнгәннәр, сарымсакка ихтыяҗны, аны урнаштыру мөмкинлекләрен барлаганнар.
Сарымсак үстерү җиңел түгел. Шулай да яшьләр тәвәккәлләгәннәр. Эшли башлагач, җитештерү мәйданнарын киңәйтү һәм күбрәк уңыш алу теләге туган. Ә моның өчен техника, җиһазлар кирәк. Шушы максатлары егетләрне конкурста катнашырга этәргән. Грант алуга конкурс шартларын өйрәнеп, үз проектларын тәкъдим иткәннәр. Тырышлыкларының нәтиҗәсе бар – «тәвәккәл таш ярыр», дип белми әйтмиләр безнең халыкта.
Ильмир ике-өч елда күп мәгълүмат өйрәнгән, шактый тәҗрибә туплап өлгергән. Туфракны ашлау, эшкәртү, үсентеләрне тәрбияләү һәм сарымсак үстерүнең башка нечкәлекләре турында мавыгып сөйли:
– Сарымсак үстерүнең мәшәкате күп, уңышы нигездә һава шартларына бәйләнгән. Күләгәле, юеш җирдә ул начар үсә, кояшлы урынны, комлы, җиңел туфракны ярата. Арендага алган биш гектар мәйданга өч төрле сорт чәчтек. Аларның һәркайсы үз вакытында өлгерә. Узган ел, әйтик, җыеп алыр вакыт җиткәч кенә яңгырлар башланды. Техника керерлек булмады, кул белән алырга туры килде. Сарымсакны өлгергәч алырга кирәк, туфракта озаграк торса, яңадан тамыр җибәреп, үсүнең икенче циклына күчә ул. Иртә алсаң, җитешмәгән була, – ди.
Илмир белән Анатолий туктаусыз эзләнүдә. Ике ел элек Пермь шәһәрендәге бер галим белән элемтәгә кереп, аның янына барып кайтканнар. Ул үзенең сортларын тәкъдим иткән. Егетләр орлыкны эксперимент өчен кечкенә түтәлләргә чәчәләр. «Орлыктан үстерә башлаган очракта, тиешле уңыш алу өчен өч еллык цикл үтәргә кирәк. Беренче елны орлыкны җыеп әзерлисе. Икенче елны ул орлыктан бүлентесез, зур булмаган бер баш сарымсак үсә. Өченче елны шуны утыртканнан соң «чын» сарымсак җыеп алырга була», – ди Ильмир. Шуңа күрә алар тырнактан үстерүне отышлы дип тапканнар. Тырнак утырту һәм уңыш җыеп алу өчен тагылма агрегатлар булдырганнар.
Сарымсакны Ильмир күмәртәләп сату ягында, чөнки шулай отышлырак, ди. Хезмәтенә күрә табыш та аласы килү табигый әлбәттә. Мәшәкатьле, авыр эш бит.
Бүгенге көндә фермерлар – аграр тармакны үстерүгә зур өлеш кертүчеләр. Тәвәккәлләп эшкә тотынган яшь кешеләргә хөкүмәтнең ярдәм күрсәтүе дә бик урынлы һәм вакытлы. Ләкин эш башлаучыларның үзләренә дә туктаусыз эзләнергә, алга омтылырга кирәк. Шул чакта гына үсеш көтә.
/ И. Сәгытдинов фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев