Иммунитетны ныгыту өчен
Ах, бу җәй! Без барыбыз да аны түземсезлек белән көтәбез, планнар корабыз. Быелгы җәй бераз үзенчәлеклерәк: коронавирус инфекциясеннән саклану өчен җәмәгать урыннарында битлек һәм перчаткадан йөрергә туры килә. Ярый әле урамда аларсыз йөрергә рөхсәт иттеләр. Ләкин шулай да, бу уңайсызлыкларга карамый, җәй үзенекен итә – бар тирә-як яшеллектән балкый, чәчәкләр хуш исләрен тарата. Кояш астында рәхәтләнеп ял итәргә, табигатькә чыгарга, елга буенда балык тотарга була. Яңгыры да бит аның җылы, тәннәрне иркәли. Шуның өстенә җәй сәламәтлекне ныгыту өчен иң кулай вакыт. Тирә-юньдә җиләк-җимеше, яшелчәсе... Вакытны һич тә бушка уздырырга ярамый, аларны тизрәк җыеп калырга кирәк. Яңгырлы көзләрдә, салкын кышларда аларның хуш исен генә иснәсәң дә организмга дәва.
Ә җәй көннәрендә имммунитетны ныгыту өчен сез ниләр эшлисез? Нинди җиләкләр, үләннәр җыясыз? Бәлки файдалы эчемлекләр, кайнатмалар ясауда үзегез генә белгән шәп рецептларыгыз бардыр? Әйдәгез, безнең белән дә бүлешегез.