Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эчке эшләр бүлеге чакыра

Халыкның иминлеген һәм хокук тәртибен эчке эшләр органнары бүлекчәләре тәэмин итә. Анда эшләүче хезмәткәрләр җәмгыятькә куркыныч тудыручы хокук бозуларны булдырмас өчен даими эш алып бара. Эчке эшләр органнарында эшләү тәртибе, аның үзенчәлеге, хезмәт шартлары хакында Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча бүлек башлыгы ярдәмчесе (шәхси состав белән эшләү буенча), эчке хезмәт подполковнигы Елена Седина сөйли. 

Төп хезмәтләр

Эчке эшләр органнарында эшләүчеләр үзләрен төрле юнәлештә үстерә алалар. Җинаятьләрне эзләү һәм наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту бүлекчәләрендә эшләүчеләрне оператив-эзләү чаралары белән бәйләнгән интенсив хезмәт көтә. Икътисадый куркынычсызлык бүлекчәләрендә – икътисадый җинаятьләр белән бәйле эш. Әгәр участок вәкаләтлесе эшенә барсагыз, сез иң беренче ярдәм күрсәтүче булачаксыз. Патруль-пост полицейские хезмәтен сайласагыз, юл куркынычсызлыгын тәэмин итәчәксез. Тикшерү подразделениеләрендә эшләүчеләргә юридик мәсьәләләрне дә хәл итәргә туры киләчәк. Полициядә мөһим санала торган башка хезмәтләр дә аз түгел. Әйтик, эксперт-криминалист, кинолог хезмәтләре, дежур часть, штаб подразделениеләре, кадрлар һәм тыл хезмәтләре. 

Хезмәт хакы

Офицер составындагы хезмәткәрләр беренче елны 35 мең сум хезмәт хакы ала. Биш елдан соң ул уртача 40 мең сумга җитә һәм алга таба шулай арта бара. Сержант составындагы хезмәткәрләрнеке исә 10 мең сумга кимрәк. Никадәр озаграк хезмәт итәсең, эш хакың шуның кадәр күбрәк була. Вазифага карап, ул 70 мең сумга җитә. Һәр елны барлык хезмәткәрләргә бер айлык оклад күләмендә матди ярдәм бирелә. Эш күрсәткечләренә карап акчалата премияләр түләнә. Аларның кү-ләме айлык окладка кадәр булырга мөмкин. Хәзерге вакытта әйдәп баручы хезмәтләрдә эшләүчеләргә ай саен өстәмә түләүләр бирелә. 

Пенсия белән тәэмин итү

Полиция хезмәткәре 20 ел эшләгәннән соң пенсиягә чыгу хокукы ала. Бу елларга армиядә хезмәт итү вакыты һәм гражданлык белем бирү учреждениесендә уку чорының яртысы керә. Исәпләп карасаң, 18 яшьтә хезмәткә алынган кеше 38 яшьтә пенсиягә чыга ала. Хезмәтне вакытлыча тоту изоляторы, юл-патруль хезмәте һәм башка шундый аерым подразделениеләрдә үтсәң, пенсиягә чыгу вакыты 32 яшьтә җитә. Пенсиягә чыккач та хезмәткәр эшләп, һөнәри үсешен дәвам итә ала, шулай ук гражданлык оешмасында яңа карьера ясый ала.
Пенсиягә чыкканда хезмәткәрләргә 7 оклад күләмендә пособие каралган. Бу 200 мең сумга якын дигән сүз. Пенсия күләме, эшләгән вазифага карап, 15 меңнән 40 мең сумга кадәр тәшкил итә. 

Эш режимы

Хезмәт вакыты регламент буенча 40 сәгатьлек 5 көнлек эш атнасын тәшкил итә. Зыянлы шартларда эшләүчеләр өчен ул 36 сәгать. Нормадан тыш эшләүче аерым категория хезмәткәрләргә 7дән 15 тәүлеккә кадәр өстәмә отпуск бирелә. Эш вакытыннан соң хезмәткә чакырганда акчалата компенсация түләнә яки өстәмә ял көннәре бирелә. 

Ял итү

Отпуск, хезмәт срогына карап, 40тан 64 календар көнгә кадәр бирелә. Моңа хезмәткәрнең ял итү урынына барган көннәре дә өстәлә. Шәхси сәбәпләр белән ял кирәк булганда да 10 көнгә кадәр отпуск бирелә. Моңа шулай ук урынга бару вакыты өстәлә. Мондый сәбәпләргә якын кешеңнең чирләве, үлеме, бала туу һәм башка шундый очраклар керә. 

Санаторий-курортта дәвалану

Хезмәткәрләр һәм аларның гаилә әгъзалары Россия Эчке эшләр министрлыгының сәла-мәтләндерү оешмаларында бушлай дәвалана ала. Кара Диңгез ярларында, Кавказда, Владивостокта шундый дистәләгән ял йорты урнашкан. Мисал өчен, 21 көнлек юллама (дәвалау һәм туклануны кертеп) хезмәткәргә һәм аның гаилә әгъзасына 9000 сумнан, ЭЭМ пенсионерына 2500 сумнан артмый.
 
Торак мәсьәләсе

Үз торагы булмаган хезмәткәрләргә эшләү вакыты өчен фатир бирү мөмкинлеге бар. Кеше фатирын арендалап торучыларга айлык чыгымның 3600 сумы, гаиләле хезмәткәрләргә 5400 сумы каплана. 10 елдан ким булмаган стажлы хезмәткәрләргә фатир алу яки йорт төзү өчен бер мәртәбә социаль түләү бирелә. Аның күләме гаиләнең һәр әгъзасына 18 кв. метрдан базар бәясеннән исәпләнә. 

Белем алу мөмкинлеге

Эчке эшләр органы хезмәткәрләре түләүсез рәвештә ике югары белем ала ала. МВД вузлары юридик кына түгел, экономик һәм техник белем дә бирә. Уку вакытында алган отпуск түләнә. 

Хезмәткәрләрне иминиятләштерү

Эчке эшләр министр-лыгының барлык хез-мәткәрләре эшләгән чорда дәүләт тарафыннан иминиятләштерелә. Хезмәттән тыш вакытта имгәнгән очракта да 60 мең сумнан башлап акча түләнә. 

Эшкә урнашу тәртибе

Эчке эшләр бүлегенә 18дән 40 яшькә кадәрге гражданнар кабул ителә. Кандидат физик яктан сәламәт булырга тиеш, аңа психологик тест үткәрелә. Сержантның гомуми урта белемле, офицерның урта һөнәри яки югары белемле булуы шарт. 
Әгәр сез полициягә эшкә килергә уйлыйсыз икән, территориаль бүлеккә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Сезне Яр Чаллы шәһәре, Тукай Яр буе урамы, 35нче йорт адресы буенча Тукай районы буенча Эчке эшләр бүлегендә көтәләр. Телефоннар: 8-8552-37-96-54, 8-960-059-66-46, 8-927-416-17-72.

 / Резидә Халикова фотосы.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X