Барысын да беләсе килә
Районда күпме сөт савыла? Бу сорау белән «Якты юл» («Светлый путь») район газетасы редакциясенә Сәет һәм Оргыды авылларының ветераннар советы рәисе Гөлсинә Гәрәйшина мөрәҗәгать итте.
– Минем гомерем аерылгысыз Тукай районы белән бәйле. 25 ел мәктәптә география һәм җәмгыять белеме фәннәрен укыттым. Аннары 19 ел тәрбияче булып хезмәт куйдым. Соңгы 10 елда авылда ветераннар советын җитәклим. Гомер буе район вакыйгаларында кайнадык, шулар белән бергә эшләдек тә, яшәдек тә. Район белән бер сулышта булдык. Район тарихы, андагы вакыйгалар, анда яшәүчеләр белән безне район газетасы бәйли. Газетаны без 1980 елда яздыра башладык. Бүгенге көнгә кадәр, бернигә дә карамастан, аңа язылмый калганыбыз юк. Берьюлы берничә басмага язылган вакытлар булды: балалар журналларына, әнием өчен сәламәтлек журналларына, юмористик журналга һәм башка матбугат чараларына. Әмма безнең гаилә өчен барыбер район газетасы һәрвакыт беренче урында булды. Без һәрчак кулыбызга беренче итеп аны ала идек. Балалар да, бездән күреп, бу гадәткә күнегеп үстеләр.
Еллар үтә. Бар нәрсә үзгәрә. Бүген Тукай районы яңа үсеш чорын кичерә. Киң колачлы яңа төзелешләр алып барыла – заманча мәктәпләр, балалар бакчалары, спорт комплекслары төзелә. Күз алдына китерә дә алмаган урыннарда яңа йортлар, социаль объектлар барлыкка килә. Авыл хуҗалыгы тармагында да модернизация чоры. Заманча технологияләргә нигезләнгән саву заллары дисеңме, 40ар литр сөт бирерлек нәселле терлекләр дисеңме? Басуларда гектарына 70әр центнер уңыш бирә торган югары сортлы икмәк үстерелә. Басу юллары тигез, кырлары чабылган, игеннәре чүпсез! Хәзер районда яшәү шартлары шәһәрдәгечә – спорт мәйданчыклары, ял парклары, бассейннары һ.б. шундый уңайлыклар бар. Мин районның патриоты буларак таң калам. Райондагы бу үсешне без гади авыл халкы каян беләбез дисезме? Интернеттан, телевидениедән түгел! Иң әүвәл район газетасы «Якты юл»дан! Менә шул гына үзгәрешсез калды – газета яңалыкларны элек ничек яктыртса, хәзер дә шулай дәвам итә.
Әле менә газетамны кулыма алдым да, сокланып утырдым. «Бу безнең район басмасымы соң!?» Кулымда ниндидер затлы журнал кебек тоелды! Ә эчтәлеге... Битләрендә тирәнтен, уйланып язылган, аналитик материаллар. Районның барлык өлкәләрен – мәдәниятне, спортны, мәгарифне, медицинаны, җитештерү предприятиеләрендәге казанышларны үз эченә алган ул. Без авыл хуҗалыгы районында яшибез. Шуңа күрә дә аграрийларның хезмәте газетаның иң түрендә. Аларның табигать көйсезлекләренә каршы ничек көрәшүләре, кыен шартларда уңыш җыеп алулары, чәчүгә чыгулары яки яхшы шытымнарга сөенүләре безнең күз алдында.
Хәзер без дә олыгайдык. Әмма җәмгыятьтән төшеп калмаска, замана белән бергә атларга тырышабыз. Район белән бер сулышта булыр өчен һаман да район газетасын кулыбызга алабыз. Әйтик, әнием Гөлфия Нуретдиновага 90 яшь. Быел әниебез укымас инде дип аны газетага яздырмаган идек. Әниебез почта бүлегенә барып үзе язылган! «Мин ничек газетасыз торыйм», – диде ул.
Әлбәттә, хәзер яңа техно-логияләр, информатика заманы, барлык кызыксындырган яңалыкларны интернеттан да белеп була. Әмма район газетасы безнең өчен кадерле. Бу уңайдан кайбер теләк-тәкъдимнәр дә бар. Безнең арада элек фермаларда эшләп чыккан кешеләр яши. Хәзер элеккеге колхозлар юк, хуҗалыклар аерым булып яши. Кем күбрәк сөт сава? Нинди алдынгы технологияләр кулланыла? Шуларны бәйнә-бәйнә язсагыз иде. Тагын бер теләгем бар – район башлыгы Фаил Камаев күбрәк чыгыш ясасын. Без беләбез, ул бик күпкырлы талантлы җитәкче. Әйткән сүзендә тора белә. Район башлыгының планнары – безнең туган җиребезнең үсеше бит ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев