Йөрәк ярасы һаман да сызлый...
Әниләрнең капка төбендә: «Сугыш! Сугыш башланган. Китәләр бит...» дигән сүзләрен ишетәм. Үзләре әле өйгә керәләр, әле чыгалар. Капкалар әле ачыла, әле ябыла. Аңлап бетермим борчылып йөрүләрен. Күрше малайлары көн дә сугыша, аңа исең китсә... Әнә, әти дә өйдән чыкты да читәнгә сөялде: миңа борылып карады. Әтиемне шулкадәр кызгандым (елаганын беренче күрәм). Әти: «Кызым, бик еракка китәм бит. Мин кайтканчы зур үс. Әниеңне тыңла», – диде дә, өйгә кереп китте. Әтиемнең үзәк өзгеч сагышлы карашы мәңге күңелемдә калды. Сугыш дигән афәтне бераз аңлый башладым – үзәгем өзелде.