Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бөек җиңүнең 75 еллыгына

Йөрәк ярасы һаман да сызлый...

Әниләрнең капка төбендә: «Сугыш! Сугыш башланган. Китәләр бит...» дигән сүзләрен ишетәм. Үзләре әле өйгә керәләр, әле чыгалар. Капкалар әле ачыла, әле ябыла. Аңлап бетермим борчылып йөрүләрен. Күрше малайлары көн дә сугыша, аңа исең китсә... Әнә, әти дә өйдән чыкты да читәнгә сөялде: миңа борылып карады. Әтиемне шулкадәр кызгандым (елаганын беренче күрәм). Әти: «Кызым, бик еракка китәм бит. Мин кайтканчы зур үс. Әниеңне тыңла», – диде дә, өйгә кереп китте. Әтиемнең үзәк өзгеч сагышлы карашы мәңге күңелемдә калды. Сугыш дигән афәтне бераз аңлый башладым – үзәгем өзелде. 

Капка төбендә җигүле ат. «Әйдә, Әһли, соңарабыз бит», – иптәшләре әтигә дәшәләр. Әти бездән аерыла алмый интегә – китә дә, кире борылып килә. Аннары, әнкәйгә: «Кәшифә, син яшь әле, кияүгә чыксаң, Гөлфиямне үзеңнән калдырма», – ди, өзелеп. Әти мине шулкадәр ярата иде ки, «Мең тәңкәлек кызым» дип әйтә торган булган. Эштән бик нык арып кайткан чакларында да мин өйдә булмасам урамга чыгып мине эзләп алып кергән. Үзләрен фронтка озатырга килгән Нурмый абзыйга: «Минем балалар хәер сорашып керсәләр, ипиеңне кызганма. Мин кайта алмам, күңелем сизә...» – дигән.
Егетләрен озатырга килгән кызлар сөйгәннәренең кесәсенә нидер салалар, үзләре елыйлар. Соңыннан белдем: алар егетләренә истәлек бүләге – чиккән кулъяулык, чикләвек һәм бераз тәм-том салганнар икән.
Әтиләр сугышка чыгып киткән көнне авыл елады, атлар да хәсрәтле итеп пошкырдылар, аларның да күзләре мөлдерәмә яшь белән тулы иде. Авыл этләре дә хәвеф-хәтәрне сизеп шыңшыды. Әтиләрне озаттык. Әниләр балалары арыганчы ат арбалары артыннан бардылар. Яшьрәкләр баш яулыкларын салып болгадылар. Әтиләр арбадан төшеп бераз туктап тордылар. «Сау булыгыз, безне көтегееез!..» – дип кычкырдылар.
Барысын да йотты каһәр суккан сугыш. Ач-ялангач балаларына карап әниләрнең йөрәкләренә кан сауды. Ярый әле үләннәр – юа, яшь кычыткан, чөгендер яфраклары үсә торды. Алабута орлыгы җан асрарга мөмкинлек бирде. Безнең уйда – туйганчы ашау, аннары рәхәтләнеп уйнау, буада көненә унар тапкыр су керү. Сыерның ябага йоныннан туп ясап, үзебез чүпрәктән теккән курчаклар белән уйнап юана идек. Бала-чага гел хәрәкәттә – йөгерәсең, уйныйсың. Аннан соң аппетитыбыз яхшы иде – нык ашыйсы килә. Ә ашарга юк. Ачлыкка түзә алмагач Розалия белән басуга юл тоттык. Яшел борчак ашарлык булган дигәннәр иде. Басуга керергә 100 метрлар ара калгач үрмәли башладык. Килеп җитеп берничә кузакны өзеп алып борчакларын авызга салган гына идек, атка атланган каравылчы килеп тә чыкты, аркабызга чыбыркы белән дә сызды. Мин коса башладым, Розалия астына җибәрде. Чыбыркы арканы сызып үтте. Әрнүенә түзәрсең дә бит, ә менә леп-леп итеп торган кечкенә йөрәгең ярылырдай булып тибүенә, куркуыңа ничек чыдарсың?.. Шунда бит инде куып кына чыгарса ни булган. Ике-өч кузак борчакны тыныч кына ашап бетергәч: «Балалар, ач икәнегезне дә беләм. Бүтән алай басуга кермәгез», – дисә ни булган?! Их, әтиләр фронтта, без – ач. Әле ачлыгына да азмы-күпме түзәр идең, җанны телә торган хәбәренә ничек чыдарсың. Әтинең һәлак булуы турында хәбәр килгәч әнкәемә нык авыр булды. Уйлары башына гына түгел, аякларына уралды. Әби дә (әткәйнең әнкәсе) гел башын иеп йөри башлады. Безгә дә игътибар азайды – озак уйнап йөргәнгә ачуланмыйлар. Алар вакыт-вакыт көрсенеп куялар, авыр сулыйлар, бер ноктага төбәлеп уйга талалар. 
Ятим балачак гел үзен сиздереп, кабыргага «төртеп» торды. Мичкә ягарга утын юнәтү ул заманның зур проблемасы иде. Урман тулы корыган агач, ауганы әллә күпме. Тик аларны рөхсәтсез алырга ярамый. Анда да урман каравылчысы килеп чыгып котыңны ала. Алай гынамы? Бик кадерле «транспорт чарасы» булган «Уфалла» арбасын да алып калдылар бервакыт. 
Әтинең сугышта ни рәвешле һәлак булуы, җирләнү-җир-ләнмәве, кыскасы, хәбәрсезлек җанны көйдерә. Әтиләрне сугыш йотты, орден-медальләре дә юк, каберләре дә юк... Ни кызганыч, сугыш ятимнәренә хөрмәт тә юк.

Гөлфия Әһлиева. Боерган авылы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев