Басулар – визит карточкасы
Тукай районында язгы кыр эшләре тәмамланганнан соң игеннәрнең торышын, агротехник таләпләрнең үтәлешен, басу культурасы дәрәҗәсен күзәтеп чыгу традициясе бар. Мондый рейдта район һәм хужалык җитәкчеләре, белгечләр катнаша. «Җитәкчеләр өчен бу – башкаларның эшчәнлеген якыннан күрү һәм, әлбәттә, үзеңне дә күрсәтү мөмкинлеге», – ди әлеге инициативаның башында торучы район башлыгы Фаил Камаев. Бәлки елга бер тапкыр үтә торган «Басу көне»нә сәяси мәгънә дә салына торгандыр. Бу, һичшиксез, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренә чагыштыру, якыннан аралашу, тәҗрибә уртаклашу, рәсми булмаган шартларда бер-береңә сораулар бирү мөмкинлеге.