Мәшәкатьле булса да – отышлы
Бәрәңге, кишер, чөгендер үстерүдән күп кенә эре хуҗалыклар да баш тарта бүген, чөнки технологиясе катлаулы, күп көч таләп итә, уңышны саклау өчен дә аерым шартлар булдырырга кирәк. Шуңа карамастан, «Миңнеханов» крестьян-фермер хуҗалыгы быел кишер белән чөгендер үстерү мәйданнарын икеләтә арттырды – сигезәр гектарга җиткерде. «Чаллы шәһәренең «Мәктәп туклануы»н, сәламәтлек саклау һәм социаль структураларын тәэмин итәргә җитәрлек уңыш үстерәбез. Зәйдә, Әлмәттә, Бөгелмәдә бәрәңге үстерүче юк, ул районнар да безгә килә. Быел кишер белән чөгендер үстерү мәйданнарын арттыру ихтыяҗ һәм уңышны урнаштыру мөмкинлеге булу белән бәйле», – ди хуҗалык җитәкчесе Минталип Миңнеханов.