Бакчачыларны ничек тәртипкә өйрәтергә?
Бакча сезоны башлану белән теләсә кайда хасил булган чүплекләр саны артты. Бакча участокларыннан чыгарылган көнкүреш һәм төзелеш чүп-чары белән ширкәт яннары, урман кырыйлары, чокырлар тулды. Чүп басуларга кадәр барып җитте. Бүген район территориясендә урнашкан 97 бакчачылык ширкәтенең һәр икенчесендә шул күренеш.
Табигатькә китерелгән зыян өчен ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы тарафыннан штраф яный. Әмма бу чаралар ни дәрәҗәдә нәтиҗәле? Моны дачаларда узган рейд барышында ачыкладык.
Закон буенча бакчачылык ширкәтләре һәм дача кооперативлары каты коммуналь калдыкларны чыгару өчен региональ оператор белән килешү төзи. Әмма кайбер бакчачылар «элеккегечә» чүп-чардан арынуны өстен күрә, ди Тукай районы бакчачылар ассоциациясе рәисе Дмитрий Волков.
Әйтик, «Йолдыз» бакчачылык ширкәтендә бу проблема күп елларга сузылып килә. Әлеге ширкәт янәшәсендә урнашкан урман посадкасында километрга сузылган стихияле чүплек бар. Биредә төзелеш чүп-чары, шешәләр, иске киемнәр һ.б.лар аунап ята. Табигатькә зыян салучы гражданнарга – 1 меңнән 2 мең сумга кадәр, вазифаи затларга – 10 меңнән 30 мең сумга кадәр, юридик затларга 100 меңнән 200 мең сумга кадәр административ штраф каралган. Әмма җаваплылыкка тарту тәртип бозучыны «кулыннан» тоткан очракта гына мөмкин, ди ширкәт рәисе Василий Стоянов. Шуңа бәйле рәвештә якын арада фототозаклар урнаштырырга планлаштыралар. «Алар хәрәкәттән эшли башлый. Чүп-чар ташлаучы булса, аны камера «каптыра», – ди рәис.
Узган ел бу территорияне тәртипсез чүплекләрдән чистартканнар – 9 КАМАЗ машинасы чүп чыгарганнар. Әмма яңа сезон җитү белән әлеге картина янәдән кабатлана. Бүген биредә масштаблы рәвештә чистарту бара. Йөк машинасы, экскаватор кебек авыр техниканы, эшчеләрне яллау членлык взнослары хисабына башкарыла. «Куаклыкларны чүп-чардан арындыруга тоткан акчаны территорияне төзекләндерүгә юнәлтеп булыр иде. Бакчачылар үз башбаштаклыклары аркасында үзләрен уңайлыклардан мәхрүм итәләр, ди Василий Стоянов.
«Ромашка-1» бакчачылык ширкәтендә дә стихияле чүплек күптәннән билгеле проблема. Әмма биредә аны юк итү өчен кыл да кыймылдатмыйлар. «Әлеге ширкәттә тирә-юньдәге чисталыкка бакчачылар гына түгел, аның рәисе Людмила Найденева да битараф», – ди Дмитрий Волков. Бу чүплек узган ел Борды авыл җирлеге территориясен очып узганда экология министры Александр Шадриковның күз уңына да эләккән иде. Аны бетерү буенча күрсәтмәне үтәмәгәннәр. Хәзер санитар-экологик торышны бозган өчен юридик затка штраф яный.
Ә «Дружба» бакчачылык ширкәтендә чүплекләрдән арыну проблемасын хәл итүдә башка алым тапканнар. Биредә видеокүзәтү урнаштырганнар. «Хәзер тыныч йоклыйбыз. Караклар да, тәртип бозучылар да контроль астында», – ди СНТ рәисе Нина Кузьмина.
Санитар-экологик куркынычсызлык кысаларында башланган эш алга таба дәвам итәчәк. Ләкин «чисталык җыештырган җирдә түгел, ә пычратмаган җирдә була» гыйбарәсен истә тотсак, ул нәтиҗәлерәк булыр иде. Аннары шунысы бәхәссез, район җитәкчелеге күрсәтмәсе белән территорияне чистарту һәрвакыт күз уңында булачак.
/ Дмитрий Волков фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев