Чаллыга йөрүдән тыелып торыгыз!
Соңгы көннәрдә республикада коронавирус инфекциясе йоктыручыларның саны артты. Белгечләр фикеренчә, алар барысы да инфекция йөртүчеләр белән контактка керү корбаннары. Роспотребнадзорның Чаллы шәһәре һәм Тукай районы территориаль бүлеге вәкиле Рәйханә Марченко белдергәнчә, кайбер кешеләрнең үзизоляция режимын һәм шәхси гигиена таләпләрен үтәмәве хәлне тагын да катлауландыра. Ул Тукай районы авылларында яшәүчеләргә Чаллыга барып йөрүдән тыелып торырга киңәш итә, чөнки шәһәрдә COVID-19 буенча хәл кискенләшә бара. Авылларда үзизоляция режимының үтәлеше катгый контрольдә тотыла. Моның өчен авыл җирлекләре башлыклары җаваплы. Шөкер, бу мәсьәләдә авыл кешеләре үзләре дә уяулык күрсәтә. Бүгенге көндә инфекция йөртүчеләр белән контактта булган 28 кеше карантинда тора. Аларның кулларында Роспотребнадзордан бирелгән беркетмә, үзләре катгый күзәтү астына алынган.