Чүп-чар җыела
2017 елның апрель аеннан Тукай районында каты көнкүреш калдыкларын җыю хезмәтен «Мехуборка» компаниясе башкара. Әлеге хезмәт ничек оештырыла, урыннарда нинди кыенлыклар бар? Компания вәкиле Илһам Харисов белән әңгәмә шул хакта.
– Илһам Юнысович, авыл җирендә яшәүчеләр сезнең хезмәт күрсәтүегездән канәгать. Чүп-чар җыюның графигы бар, ул үтәлә.
– Безнең компания каты көкүреш калдыкларын җыя. Эшебезне кешеләр канәгать булырлык итеп оештырабыз. Кышны әйбәт кенә чыктык, хәл итмәслек кыенлыклар булмады. Вак-төяк проблемалар вакытында хәл ителә. Үз адресыбызга рәхмәт сүзләрен ишетү күңелле. Без, үз чиратыбызда, эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштырганнары, көйләгәннәре өчен Тукай районы җитәкчелегенә, авыл җирлекләре башлыкларына рәхмәтлебез.
– Районда 1 апрельдән төзекләндерү һәм санитар чистарту ике айлыгы игълан ителде. Яз җитүгә, һәркем үз территориясен җыештыра башлый. Әлбәттә, чүп җыюда проблемалар да туарга мөмкин. Кагыйдәләрне һәм тәртипләрне искә төшереп үтик әле.
– Безнең контейнерлар йортларда көндәлек тереклек итү нәтиҗәсендә җыела торган калдыклар өчен. Монда үсемлек, агач һәм куак ботаклары, чабылган үлән, авыл хуҗалыгы культуралары, ишек алларыннан җыелган чүп-чар керми. Яфрак та көнкүреш калдыгы түгел. Аларны безнең контейнерларга салу тыела. Андый чүп аерым килешүләр нигезендә җыеп түгелә.
Моннан тыш, контейнерларга янып китү куркынычы булган предметлар һәм матдәләр, зур күләмле әйберләр, терекөмешле яктырту приборлары, электр лампалары, батарея һәм аккумуляторлар, медицина, терлекчелек калдыклары, автомобиль тәгәрмәчләре салырга ярамый. Гомумән, чүп төяүчеләрнең һәм бушатучыларның сәламәтлегенә зыян китерү, контейнерларны, чүп җыю техникасын сафтан чыгару, чүп эшкәртү объектларының эшен бозу куркынычы тудыра торган әйберләр, предметлар салу тыела.
– Иң еш очрый торган кагыйдә бозу очракларын мисаллар белән аңлатып үтсәгез иде.
– Контейнерларга зур күләмле әйберләр, төзелеш калдыклары, үлән, яфрак, агач ботаклары китереп салу очраклары бик еш очрый. Кайберәүләр чүпне контейнер янына гына ташлап китә. Контейнерларны күчереп кую, аларның кайбер элементларын урлап китү очракларына да юлыгырга туры килә.
Быел Новотроицкое авыл җирлегендә мәктәп укучылары контейнер куелган урында уйнап, учак ягып, ут төртеп киттеләр. Поселокта яшәүчеләрнең уяулыгы ул тәртипсез балаларның эзенә төшәргә ярдәм итте. Аларның ата-аналары килгән зыянны капларга тиеш булды.
Күрше районнарның бер-сендә контейнерның тәгәр-мәчләрен урлап киткәннәр иде. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды. Мондый очракларда 80 мең сумга кадәр штраф түләтү, төзәтү эшләренә мәҗбүр итү, хәтта 2 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган. Шуңа күрә, авылларда яшәүчеләр уяу булсыннар, үзләре файдалана торган милекне сакласыннар иде.
Күптән түгел бер контейнерны бушатканда ниндидер химик матдә килеп чыгып, хезмәткәрнең махсус эш киемен бозды. Ярый инде тәненә тимәде, юкса сәламәтлегенә зыян килергә дә мөмкин иде. Менә шундый хәлләр килеп чыкмасын өчен, компания контейнер мәйданнарына видеокүзәтү камералары урнаштыру мөмкинлеген карый.
– Илһам Юнысович, кагыйдә бозучыларга салына торган штрафлар күләмен дә искә төшереп үтегез инде.
– Төзелештән калган чүп-чар тутырган өчен физик затларга – 2000-3500 сум, урындагы кешеләргә – 15 000-30 000 сум, юридик затларга 200 000-300 000 сум штраф салына. Контейнерларны ваткан, бозган, урлаган өчен тагын да җитдирәк җәза, хәтта җинаять җаваплылыгына тарту каралган.
/ фото «Мехобурка» компаниясеннән алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев