«Үлемсез полк» атлый!
Бөек Ватан сугышының тарихи вакыйгалары ерагая барган саен, аның тере шаһитлары да азая бара. Авыр сынаулар, газаплар, югалтулар чоры була ул. Яу кырына чыгып киткән ике татарстанлының берсе әйләнеп кайтмый. Сугыш афәте һәр гаиләгә кагыла, гади кешеләр – ир-егетләр, кемнеңдер әтиләре, уллары, абый-энеләре Ватан азатлыгы өчен сугышка китә. Гомерләрен куркыныч астына куеп, совет сугышчылары Җиңү таңын якынайту өчен батырлыклар кылалар, үлемгә каршы баралар. Аларның исемнәрен онытырга безнең хакыбыз юк.
Бөек Җиңүнең 75 еллыгына без үзебезнең якташларыбыз турында язмалар бастыра башлыйбыз. Газета битләрендә мәктәп укучылары, студентлар сугышта катнашкан бабалары, карт бабалары, туганнары турында сөйләрләр. Бу – «Үлемсез полк»ның «Якты юл» варианты була. Хөрмәтле әти-әниләр, әби-бабайлар, балалар хәзер өйдә торып укый, алар яныгызда вакытта шушы турыда сөйләшергә мөмкинлек бар. Язмаларыгызны yakti.ul76@gmail.com электрон адресы белән редакция почтасына җибәрегез.