Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бөек җиңүнең 75 еллыгына

 «Үлемсез полк» атлый!

Бөек Ватан сугышының тарихи вакыйгалары ерагая барган саен, аның тере шаһитлары да азая бара. Авыр сынаулар, газаплар, югалтулар чоры була ул. Яу кырына чыгып киткән ике татарстанлының берсе әйләнеп кайтмый. Сугыш афәте һәр гаиләгә кагыла, гади кешеләр – ир-егетләр, кемнеңдер әтиләре, уллары, абый-энеләре Ватан азатлыгы өчен сугышка китә. Гомерләрен куркыныч астына куеп, совет сугышчылары Җиңү таңын якынайту өчен батырлыклар кылалар, үлемгә каршы баралар. Аларның исемнәрен онытырга безнең хакыбыз юк. Бөек Җиңүнең 75 еллыгына без үзебезнең якташларыбыз турында язмалар бастыра башлыйбыз. Газета битләрендә мәктәп укучылары, студентлар сугышта катнашкан бабалары, карт бабалары, туганнары турында сөйләрләр. Бу – «Үлемсез полк»ның «Якты юл» варианты була. Хөрмәтле әти-әниләр, әби-бабайлар, балалар хәзер өйдә торып укый, алар яныгызда вакытта шушы турыда сөйләшергә мөмкинлек бар. Язмаларыгызны yakti.ul76@gmail.com электрон адресы белән редакция почтасына җибәрегез.

Үлемсез полк булып атлый,
Атлый бүген ветеран.
Туган җирен, туган илен
Яклап, саклап кайталган!

Атлый бүген сүзсез генә
Хәбәрсез югалганнар.
Фашист тоткынлыгында да
Рухлары сынмаганнар!

Атлый бүген горур гына
Утны– суны кичкәннәр.
Гомерләрен кызганмыйча,
Җиңү бүләк иткәннәр!

Ризидә Ситдыйкова

 

Минем бабаларым

Илебез Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтәргә җыена. Бу минем өчен дә бик зур бәйрәм, чөнки минем ике карт бабам да Җиңү таңын якынайтуга үзләреннән өлеш керткән. Минем Исемем Тимур Нәфыйков, Комсомол урта мәктәбенең 6 нчы сыйныфында укыйм.
Аның исән калуы бер могҗиза

Карт бабамнарның берсе, Рамазан Галим улы Шәрипов, Ерак Көчыгышта, япон империалистларын каршы сугышта катнаша. Пехотада гади укчы булып хезмәт итә. Дошман белән кара-каршы бәрелешләрдә катнашырга туры килә аңа. Ә иң мөһим бурычы бөтен дивизия өчен икмәк пешерү була. Моның өчен калку урында землянка казыйлар, ә төтен чыга торган торбаларны җир астыннан казып, дошман күрмәслек итеп яшерен үткәрәләр. Ипине төннәрен генә пешерәләр. Менә бервакыт японнар икмәк исен барыбер сизеп алалар. Яшеренеп кенә безнекеләр ягына үтеп кереп, төтен чыга торган торбаны томалап куялар. Ә минем карт бабам һәм иптәшләре, ипиләрне мичкә тыгып, ишекләрен бикләп, ял итәргә яткан булалар. Берникадәр вакыттан бабам башы шаулаудан күзләрен ачып җибәрә. Тәне бизгәк тоткан кебек калтырана, күңеле болгана. Ул бөтен землянканың төтен исе белән тулганын аңлап ала. Көч-хәл белән шуышып барып ишекне ачып җибәрә дә иптәшләренә ярдәмгә ашыга. Бер-бер артлы барысын да тышка алып чыгып бетерүгә, үзе аңын җуеп егыла. 
Иртән ипи алырга дип килгән иптәшләре аңсыз ятучы пешекчеләргә ярдәм итәргә ашыгалар. Ләкин, кызганычка каршы, карт бабамнан кала аларның берсе дә исән булмый инде. Хәзер мин ябык урында җыелып торган төтен исенең ни кадәр куркыныч икәнен беләм инде. 
Рамазан Галим улы Шәрипов, сугыштан соң бер ел армия хезмәтендә булып, 1946 елда «Германияне җиңгән өчен» медален алып кайта. Бу бүләк аңа 1945 елның 22 ноябрендә тапшырылган. Әбием Мөслимә Рамазан кызында саклана торган хәрби билетында шулай дип язылган. Карт бабам Баулы районының Татар Кандызы авылында туган, Баулы совхозында яшәп, 1978 елда вафат булган. Сугыштан соң да лаеклы ялга чыкканчы икмәк пешерүче булып эшләгән. 

«Коралны үзегез сугышып табыгыз»
Икенче карт бабам Абзалетдин Хөснетдин улы Нәфыйков Башкортстанда туган. 1941 елның җәендә шуннан сугышка киткән. 422-нче укчылар дивизиясе составында Калинин фронтына эләккән. Бер ай дәвам иткән канкойгыч бәрелешләрдә катнашып, әсирлеккә төшкән. Ул үзе болай дип сөйли иде: «Берничә сугышчыга бер винтовка бирделәр. Атарга өйрәттеләр дә, коралны сугышта үзегез табарсыз яки үлгән иптәшегезнекен алырсыз, диделәр. Ә безгә каршы яхшы коралланган дошман дивизиясе килә. Без, кулга корал керсә, атабыз, ләкин ул моментны көтеп алырга кирәк бит әле. Кыскасы, безне немецлар уратып алдылар да сарык көтүе кебек куып алып киттеләр. Командирларыбыздан аердылар, аларны без бүтән күрә алмадык».
Шулай итеп яшь солдат полкташлары белән әсирлеккә эләгә. Карт бабам бу хакта сөйләргә яратмый иде. Сугыштан соң ул әсирлектә булганы өчен җәза алган – ике ел мәҗбүри шахтада эшләгән. Яу кырында бер генә көн булган солдат та сугышта катнашкан саналырга хокуклы, диләр бит. Минем бабам Абзалетдин Хөснетдин улы Нәфыйков Бөек Ватан сугышында катнашкан чын ветеран. Туган җиренә – Ярмәкәй районының Суермәт авылына ул 1947 елда әйләнеп кайткан. Карт бабам әле дә исән-сау. Аңа быел җәй көне 104 яшь тула. Җор күңелле бабаем үз аягында йөри, ишек алларына, бакчаларга чыга. Мин аның янына 100 еллык юбилее белән котларга кайткан идем.
Үземнең бабайларым белән мин горурланам. Авыр сугыш елларында алар Җиңү көнен якыйнайту өчен барысын да эшләгәннәр. Бик күпләр-нең көче белән безнең өчен тыныч тормыш яуланган. Без аларны 9 май көнне генә түгел, һәрвакыт истә тотарга тиешбез. 

/ Фоторәсем Т. Нәфыйковтан алынды.

 

Берсен дә онытмыйбыз

Мин – Әхмәтҗанов Азат, Биклән урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы. Әнием Роза Гатүф кызы Биклән авылыннан, әтием Айдар Наил улы Минзәлә районында туып үскән. Мин Мадьяровлар-Мәрдиевлар-Әхмәтҗанов-лар гаиләсенең дәвамчысы булам. 
Бөек Ватан сугышы безнең гаиләне читләтеп узмаган. Гаиләбезнең «Үлемсез полк» акциясе кысаларында алып барган эзләнү эшләре 12 туганыбызны барларга ярдәм итте.
Минем Гатүф бабамның (әниемнең әтисе) бабасы – Бакчасарай авылыннан Мадьяров Әхмәтгәрәй Ватан сугышына биш улын озата. Аларның өчесе: Гыйльмулла, Габдулла һәм Харис яу кырында ятып кала. Салих туберкулез белән авырып кайта. Гариф бабай җиңү яулап кайта. Терлекчелектә эшли, 80 яшенә җитеп вафат була.
Шул ук Гатүф бабам-ның икенче бабасы Хайрулланың өч улы: Әһлиулла, Нурулла һәм Гыйльмулла – сугышка китә һәм бары Гыйльмуллага гына туган авылын кайтып күрү насыйп була.
Әнием ягыннан әбием – Мәрдиевләр гаиләсеннән Люция әбиемнең ике абыйсы: Әфкар һәм Җәүдәт – сугышка алыналар. Җәүдәт абый сугышта уң кулын калдырып кайта. Әфкар абый хәбәрсез югала. Егерме яшендә фронтка киткән егетнең искә алып карарга хәтта фотосурәте дә калмаган. Аның Харьков өлкәсе Червонный Оскол авылында күмелгәнлеген интернет челтәре аша без әле 2015 елда гына белдек.
Әтиемнең гаиләсеннән (Әхмәтҗановлар) Мортаза бабай һәм аның олы улы Зәкәрия сугышка алыналар. Мортаза бабай алданрак, Зәкәрия абый 1944 елда китә. Шул китүдән ата һәм ул башка очраша алмыйлар: Мортаза бабай хәбәрсез югала. Җәмәгате Газизә әби гомере буе көтә аны. Зәкәрия абый, армия хезмәтендә булып, 1951 елда кайта. Шуннан соң 4 ел гына яшәп, гаилә дә корырга өлгерә алмыйча, 30 яшендә вафат була. 
Мин үземнең шундый батыр туганнарым булуы белән чиксез горурланам. Алар безгә имин тормыш васыять итеп калдырган. 

/ Фото Азат Әхмәтҗановтан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев